Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Любовь (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Мәхәббәт» (1908) на русский язык.

Ни земля не зеленеет, ни цветок не расцветёт
Без дождя. – Стихотворенье кто поэту напоёт?

Кто, какой поэт, скажите, не был музой вдохновлён,
Байрон, Лермонтов и Пушкин, кто из них не был влюблён?

Бесполезным мясом было б сердце, если бы, дрожа,
Не терзалось бы любовью резче лезвия ножа.

Не жемчужною ль улыбкой этот стих воспламенён,
Чем, скажите, уступает драгоценным перлам он?

Чтоб татарские поэты не тащились позади,
Пусть подстёгивает плётка их горячая любви.

Ни богатство, ни хозяйство счастья в жизнь не принесли,
Пусть не сытость миром правит, а наместники Любви.

Но… нет жарче тайной страсти, слаще тайного огня,
Есть ли кто ещё на свете понимающий меня?

Пред лицом певцов великой и немеркнущей любви
Я зову: Меджнун, Фархад! Вы – провозвестники мои!

 

(Источник: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Мәхәббәт

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.

Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган?
Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы — кайсысы?
 
Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, —       
Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы.

Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә
Мин бу шигъре, — әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше?

Бу татар шагыйрьләрен мөмкиндер  артка калдыру,        
Алга сөрсен гашыйкый анчак мәхәббәт камчысы.

Һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин,
Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы.

Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! —             
Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?

Барча әхраре мәхәббәт миннән уңда, зан итәм, —          
Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! — мин аларның таңчысы!


Шигъре — шигырен.
Гашыйкый — гашыйкны.
Анчак — тик, бары.
Барча әхраре мәхәббәт — иң кайнар мәхәббәт ияләренең барысы.
(«Мәхәббәт». «Әлислах»ның 1908 елгы 30 сентябрь (47нче) санында «Г.Тукай» имзасы белән басылган, «Габдулла Тукаев диваны»на (1908) кертелгән. Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
Фәрһад, Мәҗнүн
Урта гасыр шәрекъ шигъриятендә еш тасвирланган, шашкын мәхәббәтне гәүдәләндергән образлар.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз