Габдулла Тукай. Мигражь (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Мигъраҗ» (1910) на русский язык.
В середине ночи Мекку осветил с небес огонь.
Небеса слились с землёю, из сиянья вышел конь.
Возвестил пророку радость так архангел Гавриил:
«В этот вечер Бог Всевышний встречу вам определил.
Все, кто чаял, херувимы, кто без мест и без телес,
К твоему коню стекутся нынче в верхний слой небес».
Прозвучал приказ Аллаха в это время: «Будет так!»
Со святой своею ношей вознесён был конь Буррак.
Всё на свете продолжало ход обычный совершать,
До небес Коран простёрся этим вечером опять.
Поднялось, кипя, и встало море общности со дна,
Поглотило сушу, земли, прекратились времена.
Всё исчезло, вид и образ – всё являло только мысль,
Преклонился пред Аллахом космос, обращённый в смысл.
Зрел тогда пророк Аллаха и творил ему сажьду**,
То была мечеть мечетей, воплотившая мечту.
Было очень чисто-чисто, клали ангелы поклон,
Все пророки были вместе: Моисей, Иисус и он.
Всё случилось. Не заметил дел божественных следы
Ни один мункир*** на свете под покровом темноты.
Взмах ресниц – мгновенья ока в это время не прошло,
Как на Мекку опустилось вновь обычное тепло.
Это не было мечтаньем, бредом, выдумкой иль сном,
Но таинственною явью и божественным судом.
*Мигражь – Восхождение на небо.
**Сажьда – поклон.
***Мункир – отрицающий, непризнающий.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Мигъраҗ
Ярты төн булган чагында, китте Мәккә ялтырап:
Нур тоташты җиргә күктән, иңде нурдан бер пырак.
Хәзрәти Җибрил бәшарәт әйләде, дип: «Йа Рәсүл,
Хак Тәгалә хәзрәте тәгъйинләде бу кич вөсул.
Мөнтәзыйрләр, ля мәкяннәр, бар мәляикләр сиңа,
Гарше әгъля килде, атлансаң, аягың астына».
Садрулды шул вакытта Хактан әмер: көн фәякүн!
Шундый изге йөк белән гаршулды күкләргә рәуан!
Дөньяда һәр нәрсә дә үз аслына бер әйләнә:
Ашты кодрәтлә сәмавәткә бу кич Коръән янә.
Бәхре вәхдәт асты-өсткә килде шунда, кайнады,
Бетте, мәхү улды зәмин, һәм дә замана калмады.
Калмады сурәт, бары тәбдил ителде мәгънәгә;
Әүрелеп мәгънәгә, дөнья сәҗдә кыйлды Мәүләгә.
Күрде Алланы пәйгамбәр, сәҗдә кыйлды, баш иде;
Ушбу җир булды бөтен мәсҗедләрең дә мәсҗеде.
Булды саф-саф, кыйлдылар сәҗдә мәляикләр бары;
Җәмгулып һәрбер нәби, Муса вә Гайса җаннары.
Булды заһир, белмәделәр җир йөзе мөнкирләре:
Монда габдият, гыйбадәтнең илаһи серләре.
Үтмәде керпек кагып та күз ачып йомган заман,
Мәккәгә иңде, фирашы җып-җылы ирде һаман.
Нә саташмак, нә гөман бу, нә хыял, нә төш иде, —
Бер илаһи вакыйга, могъҗиз вә серле эш иде.
Мигъраҗ — дини мәгънәдә: күккә ашу.
Пырак — җәннәттә фантастик ат.
Бәшарәт әйләде — шатлыклы хәбәр китерде.
Тәгъйинләде... вөсул — күрешү... билгеләде.
Мөнтәзыйр — көтеп торучы, өметләнүче, күзәтүче.
Ля мәкян — урыны билгеле булмаган.
Мәляикләр — фәрештәләр.
Гарше әгъля — күкнең иң югары катлавы.
Садрулды (садир улды) — барлыкка килде.
Көн фәякүн — бул дию белән үк булу.
Гаршулды күкләргә рәуан (гареш күкләргә рәван улды) — күкләргә күтәрелде.
Сәмавәт — күк.
Бәхре вәхдәт — берлек диңгезе (дөньяның бөтенлеге, бердәмлеге таркалу күз алдында тотыла).
Мәхү улды зәмин — җир бетте.
Тәбдил ителү — алмашыну.
Сәҗдә кыйлды Мәүлягә — Аллага баш иде.
Җәмгулып һәрбер нәби — барлык пәйгамбәрләр җыелып.
Булды заһир — барлыкка килде.
Мөнкир — ышанмаучы, танымаучы.
Габдият — табыну.
Фираш — урын, ятак.
Гөман — уйга килү.
(«Мигъраҗ».«Йолдыз»ның 1910 елгы 13 апрель (527 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «Йолдыз»дан алып «Шура» журналы үзенең 1910 елгы 9 нчы (1 май) санына урнаштырган. «Күңел җимешләре»нә кертелгән. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.
Коръәннең «Исра» (17 нче) сүрәсендә Мөхәммәдиең Мәккәдәге әл-Хәрам мәчетеннән Коддестәге әл-Акса мәчетенә Бурак исемле мифик хайванга атланып ясаган төнге хыялый сәяхәте һәм аннан яктылык баскычы буенча, Алла белән сөйләшү өчен, күккә ашкан төне – ләйләт әл-Мигъраҗ турында сөйләнә. Бу могъҗиз вакыйганы истә калдыру нияте белән мөселманнар рәҗәб аеның 27 нче көнендә мигъраҗ төнен искә алалар. Пәйгамбәрнең шушы сөйләгәннәре нигезендә фәрештәләрнең Мөхәммәдне Иерусалимдагы (Коддес) Сөләйман (Соломон) сарае кыясына менгерүләре турында риваять туган.
Г.Тукай бу шигырен Коръәннең шушы сүрәсеннән һәм риваятьләрдән файдаланып язган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).