Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Мое завещание (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Васыятем» (1909) на русский язык.

Обретя успокоенье, возвратись, душа, к Творцу,
Обращенная спиною, обрати лицо к Нему.

Все друзья, родные! Муллам поручаю вам сказать,
Чтобы строки эти праху прочитали моему.

Пусть неверные дивятся, увидав мои слова:
С верой пламенной Корану поклоняюсь одному.


(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.)



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Васыятем

Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! Бар, юнәл, кит Тәңреңә;
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә.

Дустларым, кардәшләрем, сез муллаларга әйтеңез:
Бу ике юлны, мине күмгәч, укырлар кабремә.

Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем:
Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә!

 

Нәфсе мотмәиннәм — тынычлык тапкан күңелем.
Әһле тәкфир — кяфер, динсез дип әйтүчеләр.
Нә рәсмә — ничек.
Садремә — күкрәгемә (күңелемә).
(«Васыятем». «Әлислах»ның 1909 елгы 10 февраль (60нчы) санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган, «3нче дәфтәр»нең 2нче басмасына (1909), аннары «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. Икетомлыкның 1нче томында (1943) чыккан. Текст «Әдәбият»тан алынган. Шигырь 1909 елның гыйнвар ахырында Тукайның «Актык сүзләр» дигән фельетоны белән бер үк вакытта язылган; аларның матбугатта чыгу аралары ун көн генә. Соңгы дүрт юлы, эпиграф рәвешендә, М.Бигиев язган «Рәхмәте илаһия гомумияте хакында борһаннары» исемле мәкалә алдыннан да бирелгән** (**Шура. 1910. № 1. 11 б.).
Тукай үлгәч, «Васыятем»шигыренең баштагы ике юлы шагыйрьнең үз васыяте буенча табуты өстенә ак ефәк тасмага язып эленә.
Әлеге шигырь кулъязмасының фотокүчермәсе бүгенге көндә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсендә саклана (9 ф., 1 тасв., 9 эш). «Васыятем» шигыре кулъязмасының фотокүчермәсе:

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз