Габдулла Тукай. Моя звезда (Перевод Вероники Тушновой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Күңел йолдызы» (1909) на русский язык.
Я проживу свою жизнь, обуреваемый ненавистью, памятью,
обидами, но раненая душа освещена любовью.
Габдулла Джавдат
Как ни жесток к нам этот мир, он запугать не может нас,
Где надо плакать — я смеюсь, не опускаю хмуро глаз.
Пусть жизнь моя как ночь темна, не жду ни солнца, ни луны.
Я благодарен и за то, что звезды в небе мне видны.
Я ощущаю тяжесть рук, прикосновенье черных сил,
Но враг мой в сердце у меня святой звезды не погасил.
Нет, нет, горит моя звезда, не меркнет отблеск золотой,
И несомненно, хоть один заблудший той спасен звездой.
Пускай шайтаны слезы льют, пусть кровью плачут день и ночь,
Но я оставлю светлый след, когда уйду из жизни прочь.
Звездятся в сердце у меня надежды, радости, тоска,
Навеки сердцу моему звезда священная близка.
(Из сборника: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Күңел йолдызы
Тәнәфферләр, тәхаттырлар, тәрәххемләрлә дөньядан –
Гөзарым, захмедар васле бер һиҗрә мөкәүкәбдер.
Габдулла Җәүдәт
Ничаклы изсә дөнья, ирке бар — куркытмыйдыр безне;
Елар җирдә көләм мин, һич чытып тормыйм аңар йөзне.
Минем гомрем караңгы төн — кояшым һәм аем тугъмас;
Шуңар да шөкер итәм мин: бу төнем йолдызлы, йолдызлы.
Озаттылар миңа кул төрле мәлгунь көч, кара көчләр,
Теләп сүндермәгә күңлемдә янган изге йолдызны.
Вә ләкин сүнмәде ул: йолдызым якты, һаман нурлы;
Гаҗәпме, юлга салса, ичмасам, бер данә юлсызны?
Күзеннән канлы яшь түксен иде барча шәятыйным,
Җиһанда калдырып китсәм икән, йа Раб, гүзәл эзне!
Минем күңлем мөкәүкәбтер өмид, хәсрәт, тәәссерлә;
Зарар юк, барча кодсиятебез дә айлы, йолдызлы!
Озаттылар — озайттылар, суздылар.
Шәятыйн — шайтаннар.
Йа раб — и Алла.
Мөкәүкәбтер — йолдызланган, нурлангандыр.
Тәәссерлә — тәэсирләнү белән.
Кодсият — пакьлек, изге юл, максат.
(«Күңел йолдызы». «Йолдыз»ның 1909 елгы 29 ноябрь (472нче) санында басылган, «Күңел җимешләре»нә (1911) кертелгән. Текст соңгысыннан алынган. «Йолдыз»да әсәргә түбәндәге искәрмә бирелгән: «Күптән инде Габдулла Җәүдәтнең шул ике сәтыры күңелемә ошагач, мин дә бер нәрсә язган идем. «Йолдыз»га мөнәсәбәте булганга, шунда дәрҗ иттем».
«Тәнәфферләр, тәхаттырлар, тәрәххемләрлә дөньядан
Гөзарым, захмедар васле бер һиҗрә мөкәүкәбдер» — Нәфрәтләнү, хәтерләүләр, ачынулар (кызганулар) белән дөньядан үтәчәк юлым яралы (күңел) кавышу һәм аерылулар белән йолдызланган (нурланган).
Габдулла Җәүдәт (1869-1932) – төрек шагыйре, журналисты. Эпиграф итеп китерелгән икеюллыгы «Бер кыйтга» исемле шигыреннән (Фәюзат. 1906. №3.).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).