Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Молитва матери (Перевод Виля Ганиева)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Ана догасы» (1909) на русский язык.

Ясный лик на небе кажет лучезарная луна.
На соломенные крыши льет сребристый свет она.

Тихо-тихо. Спит деревня. Высоко витают сны.
Мертвым сном забылись люди, от трудов утомлены.

И собаки не желают даже вылезть за порог.
Лишь в одной избушке светит осторожный огонек.

Там старуха бьет поклоны за молитвою святой.
К небу от земной юдоли унеслась она душой.

Вот она, сложив ладони, их приблизила к лицу:
«Осчастливь, господь, сыночка!» — молится она творцу.

Слезы капают у старой, бледный лоб давно иссох.
Ту молитву неужели не услышит вышний бог?



(Из сборника: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192  с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Ана догасы

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сәхралар тора балкып.

Авыл тын. Иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!

Тамадыр мескинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?



Уйку — йокы.
Яд итү — исенә төшерү.
Булсайде — булса иде.
(«Ана догасы». «Балалар күңеле»ндә (1909) басылган. Шигырьнең 11 нче юлы кулъязмада: «Агадыр чишмә төсле мескиннең күзләреннән яшь», — дип бирелгән. Язылу датасы «1909, үктәбер 19» итеп куелган. Текст «Балалар күңеле»ннән (1909) алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз