Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. На фабрике (Перевод Венеры Думаевой–Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Кярханәдә» (1909) на русский язык.

Ночью, утром и днем,
Вечный грохот и гром,
Рев ужасных машин
Раздается кругом.

Жарко, точно в аду,
В черном дыме, чаду
Этот труд, труд, труд
Людям невмоготу.

Раскаленный металл
Иссушил, измотал,
Здесь рабочий-бедняк
Изнемог, исхудал.

Неживой, как угас,
Взгляд безжизненных глаз,
Сеют ужас и страх
Стук и грохот колес.

Убежать бы совсем
Из проклятых тех стен
На поля, на луга,
Под прохладную сень

Пенья птиц и лесов
И зеленых дубров,
Где пшеница и рожь,
Много ягод, цветов.



(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Кярханәдә

Көндез эш, кичен эш,
Бер минут юк тыныч,
Аждаһа-машина! —
Карарга куркыныч.

Җәһәннәмдәй эссе
Кайнаган җиз, бакыр.
Эшлидер, тик эшли
Эшче мескин, факыр.

Аргайгандыр үзе,
Саргайгандыр йөзе;
Бөкрәйгәндер биле,
Нурсызланган күзе.

Ул төтен, ул төтен! —
Алып та булмый тын!
Көпчәкләр дөберди,
Чыгарырлык котың.

Качасиде моннан,
Бу ямьсез тәмугтан!
Әллә кай җирләргә,
Ямь-яшел кырларга;

Шул җирләргә: кайда
Сайрый кошлар, анда
Арыш, богъдай үсә,
Җир җиләкләр пешә.



Кярханә — завод-фабрика, һөнәр йорты.
Качасиде — качасы иде.
(«Кярханәдә». «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. «Теркәү дәфтәре»ндә «Балалар күңеле» (1 нче җөзьэ) китабының дөньяга чыгу вакыты «1909 ел, 23 ноябрь» диелгән. Китапның тышлыгында исә «1910» датасы тора. Шагыйрь 1909 елның җәендә Гурьевкада фабрикант Хәсән Акчуриннарда 5 көн кунакта була, анда вакытта фабрика-заводларга кереп йөрүе турында истәлекләр бар. Шигырьнең шуннан алган тәэсирләр йогынтысында язылуы мөмкин. Шигырь 1909 елның 31 октябрендә язылган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз