Габдулла Тукай. Наставление (Перевод Рувима Морана)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Нәсыйхәт» (1910) на русский язык.
Когда к тебе приходит нищий с протянутой рукой,
Не оскорбляй его за то, что он нарушил твой покой.
Как ты — он божий раб, и это запомни навсегда!
Беднягу по миру пустили невзгоды и нужда.
Ты видишь мир односторонним — без горя и забот,
А у него — орел и решка, лицо и оборот.
И колесо судьбы вращает богатство, славу, сан, —
Сегодня ты богат, а завтра беднее, чем шайтан.
Имеешь — дай, а нет — ответствуй спокойно, не хуля,
Как знать, быть может, этот нищий старик — пророк Илья?
(Из сборника: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Нәсыйхәт
Ихтыяҗын гарз итеп килсә теләнче капкаңа,
Каты сүзләр берлә инсаниятен син таптама.
Син кеби һәм ул теләнчеләр дә — Алланың колы;
Кул суза, мескин! — бәхетсезлек вә ачлык аркылы.
Күрмәгез бер яклы дип сез бу вафасыз дөньяны;
Ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы.
Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә:
Син бүген бай, бәлки шәйтаннан да ярлы иртәгә!
Булса — бир, булмас исә – җайлап сөйлә булмаслыгын, —
Сизми калма ак сакаллы карт Хозыр Ильяслыгын!*
*Безнең авылларда бер-бер өйгә бер теләнче килеп, шул өйнең хатыны теләнчене: «Кит, кит, бабай, йөдәтеп йөрмә, бар, күземә күренмә!» — кебек сүзләр илә орышса, шуны ишеткән ире үзенен хатынына: «Каты бәрелмә, хатын! Ул карт Хозыр Ильяс булмасын!» — дип тәнбиһ итәдер. Монда ишарә шуңар кыйлынды (Г.Тукай искәрмәсе).
Ихтыяҗын гарз (гарыз) итеп — үтенечен әйтеп.
Инсаният — кешелек.
Вафа — кызгану, миһербан.
Мәртәбә — дәрәҗә, чин.
Тәнбиһ итү — кисәтү.
(«Нәсыйхәт». «Йолдыз»ның 1910 елгы 7 гыйнвар (488 нче) санында «Г.Тукай» имзасы белән басылган. Текст «Күңел җимеш ләре»ннән (1911) алынган. Хозыр Ильяс – дини мифологиядә дөнья беткәнче үлмичә яши торган, яхшылыкка – яхшылык, яманлыкка яманлык белән әҗер кайтаручы пәйгамбәр. Христианнарда – Илья-пророк. Шигырь Коръәннең 113 нче «Фәлакъ» («Таң») сүрәсенә ияреп язылган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).