Габдулла Тукай. Не все золото, что блестит (Перевод Нияза Ахмерова)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Һәр ялтыраган алтын түгел» (1910) на русский язык.
Раз душистой ночью мая мотылек в саду игрался,
Меж цветами пролетая, вольной жизнью наслаждался.
Глядь, в дали ночной сверкает огонек лучистый где-то —
То блеснет, то затухает, то златым мерцает светом.
Скуден разум мотыльковый! Этим блеском он пленился
И на что-то золотое вмиг слетел и опустился.
Что же было этим светом? То костер в полях забыли!
Кто порхал по жизни этой — стал комочком серой пыли.
(Из сборника: Тукай Габдулла Стихотворения/Перевод Н.У.Ахмерова. — Казань: Тан-Заря, 1996. — 32 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Һәр ялтыраган алтын түгел
Төнлә берлән бакчада бер аллы-гөлле Күбәләк,
Очкалап йөргәндә уйнап, анда-монда чүгәләп,
Күрде кырда: бик матур бер әллә нәрсә ялтырый,
Нурлана, җем-җем итә йолдыз шикелле, калтырый.
Күбәләкнең бер дә чик юк һәр матурга гыйшкына:
Тиз генә ул барды да кунды матур зат өстенә.
Ул матур зат юлчылардан сүнми калган ут иде:
Күбәләк булды һәлак шунда кунып — янды, көйде.
(«Һәр ялтыраган алтын түгел». «Күңелле сәхифәләр»дә (1910) елда басылып, 1909 елда язылганлыгы искәртелгән. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).