Габдулла Тукай. Некто (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Бер мән» (1910) на русский язык.
Порой в разладе с целым мирозданьем
Душа переполняется страданьем.
Отравленная ядом грудь теснится,
По жилам с кровью к сердцу яд стремится.
Всё принеся любви, забыта ею,
Яд источает раненой змеёю.
На род людской, на землю в исступленье,
На небо переходит в наступленье.
Коварство, безнадёжность и несчастья
Терзают сердце бедное на части.
Изверившись вконец в большом и малом,
Я говорю: «Пропало! Всё пропало».
Я говорю : «Добру, любви, надежде
На свете места нет теперь, как прежде».
Тут разум мой, по размышленье, зрело
И без предвзятости вступает в дело:
«Взгляни на мир спокойными глазами, –
Мне говорит, – любви не гаснет пламя.
Ищи получше и обрящешь радость,
Не вовсе на земле пропала святость.
И хоть земля – “и колыбель пророков,
И кладбище святых” – не без пороков».
Но доводам рассудка не внимая,
Душа мятётся, мстя и проклиная.
Когда, на дне отчаянья и мрака,
Изнемогая от тоски и страха,
Душа не ждёт просвета ниоткуда,
Находится откуда-то, как чудо,
На этом, нашем, свете некто
С неомрачённою душою. Это
Исполненный любви и состраданья
Есть тот, о ком мечтал и чтить желал я,
С которым ты, едва заходит слово,
Душой больною оживаешь снова.
В его беседе, изливая муку,
Ты чувствуешь спасительную руку.
Его слова полны благоуханья,
Как ветер утренний, его дыханье.
Его прикосновение одежды
Во мне рождает силы и надежды.
Любовь и вера душу воскресили,
Как ангелы крылами осенили.
Проклятия и злобу вспоминая,
В раскаянье я слёзы проливаю.
Стучавшее по замыслу шайтанью,
Забилось сердце гимном мирозданью.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Бер мән
Итәм кайчак бөтен инсанга нәфрәт,
Бу нәфрәттән туа күңлемдә хәсрәт.
Тула күкрәк ачы, яшьрен зәһәргә,
Ачу зәһре ага җан берлә тәнгә.
Сөеп тә алданып бер мәнне җандай,
Чәчә зәһрен күңел мәҗрух җыландай.
Бөтен инсан вә җир, күккә, нөҗүмгә
Күңел башлый, котырган күк, һөҗүмгә.
Өмидсезлек, усаллык, вәсвәсәләр
Зәгыйфь җанны теләләр һәм кисәләр.
Өзеп барлык хәятымнан өмидне,
Димен: «Аһ! бар да бетте, бар да бетте!»
Димен: «Җирдә мәхәббәткә урын юк
Вә булмас, булмагандыр ул борындук!»
Менә шул чак керешеп эшкә, гакълым
Кушадыр тикшерергә хәлнең аслын:
— Кара, — ди, — әйлә син дөньяга дикъкать,
Бөтенләй сүнмәгән анда мәхәббәт.
Кара эзләп, табарсың син җиһаннан,
Бөтенләй китмәгән кодсият аннан.
Җәмигы әнбияның мәһде — дөнья,
Вә барча әүлияның ләхде — дөнья!»*
Фәкать бу сүзгә күңлем һич ышанмый
Вә нәфрәт вәхшәтен һич ташлый алмый.
Менә шул чакта һич ис итмәгәндә,
Явызланган күңел хис итмәгәндә,
Ничектер табыла дөньяда бер мән,
Тулы күңле мәхәббәт хисе берлән.
Мөҗәссәм бер кешелек ул җылы җан,
Аны тәкрим вә тәкъдисне тели җан.
Аның берлән, итеп сохбәт, сөйләшсәм,
Яшермәстән бөтен күңлемне ачсам,
Бетәдер ярасы рухның вә хиснең,
Тигәндәй куллары гүя мәсихнең.
Сөйләшкән сүзләре гөлдәй тамадыр,
Сулаган сулышы баде сабадыр.
Тисә киеме генә яңлыш тәнемгә,
Туадыр бихисап шатлык җанымда.
Була җанга хозур бу ултырышта,
Сөйгән төсле канат берлән фәрештә.
Менә шунда ачы яшьләр түгәм мин,
Дәсисә, вәсвәсәләрдән чыгам мин.
Тибәр күңлем моңарчы бер ләгыйньчә
Тибәдер «рәхмәтән лил-галәмин»чә.
*Дөнья — барлык пәйгамбәрләрнең бишеге.
Дөнья — барлык изге кешеләр өчен кабер.
Бер мән — билгесез зат, кеше.
Инсан – кеше.
Мәҗрух — җәрәхәтләнгән.
Нөҗүм - йолдызлар.
Борындук — борында (элекке заманда) ук.
Кодсият — изгелек.
Мөҗәссәм — җисемләнгән, күзгә күренә торган.
Тәкрим вә тәкъдис — хөрмәтләү һәм олылау.
Итеп сохбәт — сүз кушын.
Мәсих — пакьләүче.
Баде сабадыр — иртәнге җилдер.
Дәсисә, вәсвәсәләр — алдау һәм коткылар.
Ләгыйньчә — шайтанча, иблисчә.
"Рәхмәтән лил-галәмин"чә — бөтен дөньяга рәхмәт салучыдай.
(«Бер мән». «Вакыт»ның 1910 елгы 22 сентябрь (671нче) санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган. «Казан, 23 август» дип куелган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).