Габдулла Тукай. Незабываемое время (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Сагыныр вакытлар» (1912) на русский язык.
О рае вспоминает дьявол, наскучив жизнью на земле,
Я предаюсь воспоминаньям о детстве, надоев себе.
О жизнь, журчавшая быстрее, светлей и чище родника,
О время свежести весенней, о яркость первого листка!
И беззаботность, и свобода, и легче пуха дни летят,
В алмазах небо, под ногами – куда ни ступишь, бриллиант.
Нет на пути твоём ни горя, беда обходит стороной,
Ты – подданный самой природы, она – твой шах, радетель твой.
Сестрёнки – цветики лесные, а деревце – твой старший брат,
И голоском твоим ребячьим в лесу соловушки звенят.
Как незасеянное поле, душа свободна для любви,
От солнца и любви к природе все мысли чистые твои.
Неисчислимым состраданьем, любви и нежности полна,
Душа твоя – как путь на небо, как спуск для ангелов она!
Случится, кто за подаяньем в ваш дом вошёл и ты подал,
Объято сердце ликованьем, так что теряешь речи дар.
Порой читают вечерами, и ты внимаешь, замерев,
Бывают книги без напева, бывают книги нараспев.
Не пропустить желая слова, глаза нечаянно сомкнёшь
И, убаюканный напевом рассказа грустного, уснёшь.
Проснувшись вдруг, не понимаешь: повсюду ночь и тишина,
И почему душа живая на целом свете не слышна.
И с переполненной душою ты горько плачешь о судьбе
И Джан-Зухры, и Джан-Тагира* и позабудешь о себе.
*Герои поэмы Ахмета Уразаева-Курмашина «Тагир и Зухра».
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Сагыныр вакытлар
Туйса Иблис тормышыннан, яд итә оҗмахларын, —
Яд итәм, бизсәм үземнән, мин сабыйлык чакларын.
И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!
И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы!
Юк гамең бернәрсәдән дә, барча эшләр ал да гөл;
Күк тә күк төсле зөбәрҗәт һәм дә баскан җир — ләгыль.
Очрамый юлда җиһанның кайгы-хәсрәт, аһына,
Тик бирәсең ул вакыт бәйгать табигать шаһына.
Һәр чәчәк — сеңлең, апаң; абзаң — үсеп торган агач;
Син сабыйдай нечкә аваз берлә сайрый сандугач.
Чәчмәгән җир күк — күңелнең һәр гүзәлгә бушлыгы,
Тик кояшны һәм табигатьне сөюдән хушлыгы!
Бар күңел хәдсез, хисапсыз мәрхәмәт, шәфкать тулы,
Санки күңлең — җиргә күктән ингүче рәхмәт юлы.
Бер теләнче керсә йортка, син бирәлсәң бер телем, —
Әй була җанга хозур! Шатлыктан әйләнми телең.
Кич белән кайчак укыйлар, тыңлыйсың төрле китап,
Кайсысы көйсез була һәм кайсысы көйле китап.
Бер кызык көйле китапның моңлы таушы тирбәтеп,
Күз йомылгач, ихтыярсыз йоклыйсың шундук ятып.
Йоклыйсың рәхәт кенә; төнлә уянсаң бер заман,
Як-ягың тып-тын — әле юк яктылык, таң атмаган.
Шул вакыт яшьләр күзеңдә: җан ачып, җан сызланып
Егьлыйсың, Җан-Зөһрә берлән Җан-Таһирне кызганып.
Яд итү — сагыну, исенә төшерү.
Зөбәрҗәт — кыйммәтле таш ("күк тә күк төстәге кыйммәтле таш кебек" мәгънәсендә).
Ләгыль — кыйммәтле таш.
Бәйгать бирү — буйсыну.
Хәдсез — чиксез.
Санки — гүя.
Җиргә күктән иңгүче рәхмәт юлы — дини мифологиядә күктән фәрештәләр төшеп йөри торган баскыч.
(«Сагыныр вакытлар». — «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст шуннан алынган. Әсәрдә балачакның якты хатирәләре шагыйрьнең мәшәкатьләр, җан газаплары һәм көрәш тулы җитлеккән чорына каршы куеп тасвир ителә. Җан-Зөһрә берлән Җан-Таһирне кызганып... — XIX гасыр татар шагыйре Әхмәт Уразаев-Кормашиның (?-1883) «Таһир вә Зөһрә» поэмасы геройлары.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).