Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Нищий (Перевод Семёна Липкина)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Теләнче» (1907) на русский язык.

Вьюга. Снег валит с деревьев. Воет вьюга день и ночь.
Ветер гонит снег, но ветру снег кричит: «С дороги прочь!».

Вьюга воет, ветер свищет, набирая силы снова,
Осыпая острым снегом старца нищего, слепого.

Ежедневно у мечети встретим нищего с сумой.
Просит осенью и летом, и весною, и зимой.

Трудно жить на белом свете. Где найти людей хороших?
Так подайте только грошик, нет, не рубль, а только грошик!

Коль на то пошло, скажу я: был он прежде богачом.
Ел он сладко, пил он сладко, не заботясь ни о чем.

Жил в почете, жил в довольстве, на пуховой спал постели,
Астрахань, Казань, Касимов перед ним благоговели!

А какие были лавки у слепого старика!
Все купи, что сердцу любо: ситцы, сукна и шелка!

А коляски-то какие, кони, кони-то гнедые!
А какие лисьи шубы, ох и шубы меховые!

Славно было… Ну, а ныне? Посмотрите на суму,
На его нагое тело! Дайте что-нибудь ему!

Угождали богатею все муллы со всей округи,
За него молились богу, словно преданные слуги.

Перед ним они кривлялись, лизоблюды и лгуны,
По его приказу мчались, как лихие скакуны.

Где друзья его богатства, где они, кривые души?
Где они, куда сбежали все Айнуки и Ахмуши?

О, как больно! О, как трудно! Состраданье где найдешь?
Только грош ему подайте, нет, не рубль, а только грош.

Днем и ночью у мечети он протягивает руки.
На него мулла не смотрит, — разве изредка, от скуки.

То-то! Деньги есть — и в дружбе все клянутся, тут как тут,
А монетами не пахнет — от тебя друзья бегут.

 

(Источник: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд-во, – 2006. – 192  с.).

 

Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Теләнче

Кыш, буран, салкын һава, яфрак кадәрле кар төшә,
Җил куа карны, һаман да кар «төшәм» дип тартыша.

Сызгыра җил, ыжгыра, тик кар буранын арттыра;
Шул вакыт мәсҗед катында дөм сукыр бер карт тора.

Кичә-көндез ушбу җирдә, Тәңренең язмыш көне,
Капчыгын тоткан, сорана җәй вә көз, яз, кыш көне.

Кызганыч хәл, кызганыч хәл, бик кыен бит, бик кыен,
Бирсәңезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, тиен!

Әйтсәм әйтим инде сезгә: бу кеше бик бай иде,
Эчкәне балдан, шикәрдән, ашлары тик май иде.

Бер заман тоткан иде шөһрәтләре дә даннары
Бу сукыр картның Казан, Ханкирмән, Әстерханнары.

Ул кибетләр, мин сиңайтим, ул хисапсыз маллары, —
Кайсын алсаң шунсы хәзер: гөлләреме, аллары?

Ул тройка атлары, ул бик матур фәйтуннары, —
Кайда ул төлке толыплар, кайда, ай-һай, туннары!

Шәп иде! Бик шәп иде, мин шуннан артык ни диим?
Шыр ялангач бит, күрәмсез, бирсәңезче бер кием.
 
Барча хәзрәтләр иделәр бу бабай мәфтүннәре,
Калмады бу карт өчен һич итмәгән әфсүннәре.
 
Башларын салындырып һәм кәкре-бөкре боргалап
Йөрделәр бу карт янында юрга тайдай юргалап.

Кайда бай хәлендәге җаннан сөекле дустлары, —
Кайда качкан барчасы: Гайнүкләре, Әхмүшләре?

Кызганыч хәл! Кызганыч хәл, бик кыен бит, бик кыен;
Бирсәңезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, тиен!

Биш намаз саен намаз әһленә кул сузып кала;
Күрми һәм хәзрәт бу картны, тик кырын күзне сала.

Ә шулаймы? Акча барда бар да дуст шул, бар да яр,
Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!


(«Теләнче». «Әлгасрелҗәдид»нең 1907 елгы 15 март санында, шулай ук «3нче дәфтәр»дә (1907) басылган. Текст соңгысыннан алынган.
Тукай бу шигырен Уральскида чакта ук «Казан» кунакханәсендә узган әдәби-музыкаль кичәдә сәхнәдән сөйләгән. Бу хакта «Фикер»нең 1907 елгы 18 март санында мондый хәбәр бар: «4нче пәрдә күтәрелгәч, Г.Тукаев теләнче киеме киенгән Хәкимҗан Йосыфовның өстенә карап «Теләнче» сәрләүхәле (исемле) шигырене сөйләде. Бу шигырьне укыганда көйләмичә, нәсер шикелле итеп, җөмләләрен аерып, калын тавыш белән әйтә иде».
Г.Кариев үзенең истәлекләрендә Тукайның шигырь сөйләвен «халык бик яратты» дип яза. (Тукай турында замандашлары. – Казан, 1960. – 44 б.).

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз