Габдулла Тукай. О своеобразии (Перевод Рувима Морана)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Хасият» (1910) на русский язык.
Когда о разных нациях мы судим,
Различную оценку мы даем
Природе стран, обычаям и людям,
Но сводим все к одной черте потом.
Своя у каждой нации примета —
У той, мол, та, у этой, дескать, эта;
0 турках говорим: «Храбры, дружны»,
0 немцах кратко: «Вооружены».
Наш отзыв о евреях тоже точен:
«Они ловки и деятельны очень».
И вспомнив о китайцах невзначай,
Мы говорим: «У них чудесный чай».
Мы о французах слышим не впервые:
«Искусные, веселые, живые».
И так об англичанине твердят:
«Он предприимчив и весьма богат».
А если о татарах речь? Тогда ты,
Слов не найдя, бормочешь: «Бородаты…»
(Из сборника: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Хасият
Сөйләшсәк төрле милләтләр хакында,
Ерактамы алар яйсә якында,
Сөйлибез төрле сүзләр хакларында
Вә кайсысында ни хасләт — барын да.
Итеп иснад аларга милек вә малны:
«Фәлән милләт фәләнле һәм фәләнле».
Дибез госманлылар тугърында: «шанлы».
Немец халкы хосусында: «кораллы».
Яһүд халкы хосусында сөйләшсәк,
Дибез: «гаять җитез һәм эшкә җайлы».
Кытайлар тугърысында сүз ачылса:
«Алар, дибез, гүзәл һәм яхшы чәйле».
Әгәр телгә төшә калса фырансуз,
Дибез: «гаять һөнәрмәнд һәм дә җанлы».
Арабызда сөйләнсә ингелизләр,
Дибез: «бик иҗтиһадлы һәм дә маллы».
Ни дирсең, сүз татар тугърында булса?
Табалмый сүз, диерсең: «ул сакаллы».
Хасләт — башкалардан аерып торган сыйфат (үзенчәлек).
Итеп иснат — төбәп.
Хосусында — турында.
Һөнәрмәнд — һөнәрле.
Иҗтиһадлы — тырыш.
(«Хасият». — «Йолдыз»ның 1910 елгы 6 июль (560нчы) санында имзасы белән басылган, «2 июль, 1910 сәнә» дип куелган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган. Газетада ахырдагы икеюллык:
Ни дирсең, сүз татар тугърында булса,
Тиле төсле, диерсең: «ул сакаллы», – дип бирелсә, «Күңел җимешләре»ндә:
Ни дирсең, сүз татар тугърында булса?
Табалмый сүз, диерсең: «ул – сакаллы», – «Шүрәле» дип үзгәртелгән. Биштомлыкның 2нче томына (1985) «дирсең» сүзе «дисең» рәвешендә бирелә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).