Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Осенние ветры (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Көзге җилләр» (1911) на русский язык.

Чем темнее ночь, тем ярче надо мной горит звезда;
Мысль о боге тем желанней, чем ужаснее беда.
(Из русского)


Ночь. Осень. Я не сплю. В избе тоскливо ветер плачет.
Не ветер. Это по себе деревня в страхе плачет.

«Остались нынче голодать», – земля-мать причитает,
Над работящими детьми своими горько плачет.

Кокотка старая себе зуб золотой вставляет,
А там былиночки нежней без хлеба дева плачет.

Над обречёнными на смерть голодную мужами –
Не хочет души их принять – сам Газраил там плачет.

Что нам за радость здесь – байрам*, когда народ страдает,
И на могилах Ибрагим и Исмагил там плачут.

Здесь сытость, смех, когда хвалу Аллаху расточают,
А там такбиры воздают, и всякий слыша плачет.

Ночь. Осень. Мрак и тишина. Во мраке ветер плачет.
О смерти ветер весть принёс, и в страхе люди плачут.



*Стихотворение было написано перед Курбан-байрамом (примечание Тукая).
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Көзге җилләр

Яктырак йолдыз янадыр, төн кара булган саен;
Ядыма Тәңрем төшә, бәхтем кара булган саен.
Русчадан


Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый;
Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый.

— Иң сөекле эшче әүладым быел ач калды, — дип,
Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый.

Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән,
Бер телем икмәк, дип анда назлы нечкә бил җылый!

Бер сынык юктан гына үлгән таза ирләр күреп,
Җан алырга кызганудан анда Газраил җылый.

Тилмереп торса бу ачлар, безгә бәйрәмнән* ни ямь?!
Мәркадендә чөнки Ибраһим вә Исмәгыйль җылый.

Көлсә монда тук вә ихлассыз халык тәкбирләре,
Һәр ишеткән җан җыларлык — андагы тәкбир җылый.

Көзге төн, ямьсез, караңгы... Өй түрендә җил җылый,
Җил — хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил җылый!



*Корбан гаете алдыннан язылган иде (Г.Тукай искәрмәсе).
Әүлад — балалар.
Мәркад — кабер.
Ибраһим вә Исмәгыйль — дини риваять буенча, аталы-уллы пәйгамбәрләр; пәйгамбәрләр арасында Мөхәммәдтән кала иң изгеләре.

(«Көзге җилләр». «Йолдыз»ның 1911 елгы 18 ноябрь (758нче ) санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган, «1911 сәнә, 13 ноябрь» дип куелган. Текст «Җан азыклары»ннан (1912) алынган. 1910-1911 елларда Урта Иделдәге ачлык фаҗигаләре тәэсире белән язылган.
Газраил – ислам динендә җан алучы фәрештә.
Ибраһим, Исмәгыйль – ислам динендә аталы-уллы пәйгамбәрләр; пәйгамбәрләр арасында Мөхәммәдтән кала иң изгеләре.
Тукай эпиграф итеп рус шагыйре А.Н.Майковның «Из Аполлодора гностики» шигыреннән өзек китерә:
Не говори, что нет спасенья,
Что ты в печалях изнемог:
Чем ночь темней, тем ярче звезды,
Чем глубже скорбь, тем ближе Бог...
Кәрим Сәгыйть «Яшен ташлары» җыентыгында басылган бу шигырь белән танышкач, Тукайга: «"Көзге җилләр" өчен мин сине адәм дип кенә түгел, Ходайның иң сөекле адәме, дип тәкъдир итәм»*, – дип яза. (*Сәгыйдова Э. Тукайның ике җыентыгы // Казан утлары. 1970. №1. 154 б.). 

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз