Габдулла Тукай. По поводу критики (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Интикадка мәтәгалликъ» (1912) на русский язык.
Из цветных бумажек разных для поддельного цветка
Угодить под дождь несчастье и беда наверняка.
Потому что, полинявший и размокший на дожде,
Он уже привлечь не сможет глаз восторженных к себе.
Но цветок живой, природный только рад всегда дождю,
Потому что, знает, польза будет от дождя ему.
Так и критики не станет опасаться тот талант,
Что в самом себе уверен: что хотят, пусть говорят!
Только портит настроенье иногда судья-ишак,
Для татарина сторонний, неотёсанный чужак.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2008. — 223 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Интикадка мәтәгалликъ
Булса ялган, тик кәгазьләрдән ясалган бер чәчәк, —
Билгеле, үз өстенә яңгыр явардан куркачак.
Чөнки яңгырда җебеп беткәч вә киткәч төсләре,
Һичберәүнең чәчәккә инде китмәс исләре.
Куркъмый яңгырдан, әгәр булса табигый, чын чәчәк,
Чөнки ул яхшы белә: яңгыр аны яхшыртачак.
Ушбуның күк, куркыталмый чын талантны интикад:
Ник үзенә игътимады һәм сүзенә — игътикад.
Тик китә кайчакта кәйфең, хакимең булса ишәк,
Бер татарга ят, мәхәббәтсез күсәк һәм килмешәк!
Интикадка мөтәгалликъ — тәнкыйтькә бәйләнешле.
Игътимады — таянуы.
Игътикад — ышану.
Хаким — судья, бәяләүче.
(«Интикадка мөтәгалликъ». — «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).