Габдулла Тукай. Поэт (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Шагыйрь» (1908) на русский язык.
Пускай состарюсь я, когда пройдут года,
Согбенным стариком я сделаюсь тогда.
Но не состарится вовек моя душа,
И сердце будет биться, радостью дыша.
Поэзии огонь в груди моей горит,
Так мне ли пасовать под тяжестью горы?!
Душа моя, как светлый день, ясна,
Не знает зим, в ней вечная весна.
Хоть и состарюсь, но, подобно старикам,
Не стану я сидеть, грустя по пустякам.
И не полезу, если даст Аллах, на печь,
Стихами буду я тепло моё беречь.
Как с песнями прожил, так буду умирать.
Окликну Газраила*, как придёт встречать.
«Я ухожу, вы оставайтесь», – пропою ,
Когда могилу станут засыпать мою.
*Газраил — ангел смерти.
(Источник: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Шагыйрь
Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,
Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, —
Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;
Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.
Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!
Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;
Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз:
Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый.
Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели;
Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;
«Без китәрбез, сез каласыз!» — дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.
Җәсәд — тән, гәүдә.
(«Шагыйрь». «Әлислах»ның 1908 елгы 17 март (23нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «Утырмам тик төрле теләк тели-тели» дигән унынчы юл «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) «Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели» дип үзгәртелгән. «Без китәбез» дигән гыйбарә «Без китәрбез» дип үзгәртелгән. «Диван»да шигырьнең соңгы юлындагы «җәсәдемне» сүзе «Ходамны» дип басылган. Бу — типография хатасы булса кирәк, «Әлислах»та әсәрдәге мәгънәгә туры килгән «җәсәдемне» рәвешендә нәшер ителгән. Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).