Габдулла Тукай. Поэту (Перевод Рувима Морана)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Шагыйрьгә» (1907) на русский язык.
Как? Поэтом ты слывешь, по слухам?
Рифму ловишь напряженным ухом?
Честь высокая — такое званье.
Но в толпе найдешь ли пониманье?
Не пленяйся званием поэта,
Помни, друг, предупрежденье это!
Не пленяйся славою небесной, —
Лучше на земле живи безвестный!
Будет каждый — недруг и приятель —
Тыкать пальцем: он поэт! писатель!
Ты пройти захочешь незаметен, —
Встанут стены злости, горы сплетен…
Этот стих я поместил в журнале,
Чтоб Наджиб с Мажитом прочитали.
(Источник: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Шагыйрьгә
(Михаил Юрьевич Лермонтов хәзрәтләренең бер нәсихәте)
Ничек диләр? Сине «шагыйрь» диләрме?
Шигырь язмак белән шагыйль диләрме?
Сәмави сүз! Халык аңлар микән соң?
Аны аңлаучылар анлар микән соң?
Итәм тәнбиһ: кызыкма бу исемгә,
Бу тәнбиһне төшер һәрдәм исеңгә:
Гомердә син бу ат берлән аталма,
Торып җирдән, сәмалардан ат алма.
Сине күрсәтмәсен һичкем дә, дип: «Бу
Менә шагыйрь, мөхәррир бу, әдип бу». —
Явар өстеңгә бөһтаннар, хәсәдләр,
Корылыр юлыңа һәртөрле сәдләр.
Шагыйль — шөгыльләнүче.
Сәма — күк (сәмави — күкнеке).
Тәнбиһ — кисәтү.
Һәрдәм — һәрвакыт.
Мөхәррир — язучы.
Бөһтан — яла, нахак сүз.
Хәсәд — көнчелек.
Сәд — киртә, тоткарлык.
(«Шагыйрьгә». «Әлгасрелҗәдид»нең 1907 елгы 15 февраль (2) санында «Г.Тукаев» имзасы белән чыккан. «3нче дәфтәр»дә (1907) басылган. Текст шуннан алынган.
Шигырь — М.Ю.Лермонтовның «Г [ну] Павлову» исемле әсәренең ирекле тәрҗемәсе. Журналда барлыгы 8 бәйт (икеюллык) бар.
Бу сүзләрне язып «Гасрел җәдид»кә,
Итәм тәкъдим Нәҗип берлән Мәҗиткә, —
дигән соңгысы (ул йолдызчыклар белән аерылган) «3нче дәфтәр»дәге тексттан төшереп калдырылган.
Лермонтов шигыренең тексты түбәндәгечә:
Как вас зовут? Ужель поэтом?
Я вас прошу в последний раз,
Не называйтесь так пред светом:
Фигляром назовет он вас!
Пускай никто про вас не скажет:
Вот стихотворец, вот поэт;
Вас этот титул только свяжет,
С ним привилегий вовсе нет.
Нәҗип берлән Мәҗиткә — Нәҗип Думави (1883-1933) белән Мәҗит Гафури (1880-1934) күздә тотыла.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).