Габдулла Тукай. После страданий (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Газаптан соң» (1910) на русский язык.
(По Майкову)
Счастлив я, что предо мною жизнь, как бурная река,
После бурь и потрясений снова входит в берега.
Словно горе, уступая место будущему: «Будь!»,
К пробуждению и свету открывает жизни путь.
Так, с лучами солнца город пробуждённый – издали
Виден, как пришёл в движенье с первым проблеском зари.
Дорожу спокойным счастьем, радость в сердце берегу
И стараюсь насладиться прошлой мукой, как могу.
Не страдания ли были счастья этого ключом?
К достиженью высшей цели не по мукам ли идём?
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Газаптан соң
(Майковтан мокътәбәс)
Мин бәхетле бәндә, чөнки тормыш алдымда һаман
Барча шау-шу һәм дә барча күрнеше берлән тәмам.
Алдагы михнәтнең урнын әллә истикъбаль ала?
Тормыш инде яктырадыр, кузгала һәм җанлана.
Таң атып, чәчсә кояш нурлар — шулай ук кузгала,
Яктыра, шаулый ерак җирдән күренгән зур кала.
Үземә сөйнеч бирәм инде бәхет, гыйззәт берлән;
Уйлыймын үткән газапларны хәзер ләззәт берлән.
Булмадымы шул газаплар бәхтемең ачкычлары!
Җитмәкемнең изге максудка ләгыль баскычлары!
Мокътәбәс — файдаланып язылган.
Истикъбаль — якты киләчәк.
Гыйззәт — кадер, хөрмәт.
Ләгыль — кыйммәтле ташлардан ясалган.
(«Газаптан соң». — «Йолдыз»ның 1910 елгы 19 апрель (529нчы) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган. Әсәр А.Н.Майковның (1821-1897) «В альбом» (1857) шигыреннән файдаланып язылган.
Жизнь еще передо мною
Вся в видениях и звуках,
Точно город дальний утром,
Полный звона, полный блеска!..
Все минувшие страданья
Вспоминаю я с восторгом,
Как ступени, по которым
Восходил я к светлой цели…
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).