Габдулла Тукай. Последние слезы (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Актык тамчы яшь» (1910) на русский язык.
Безобиден, безответен стал, любовь скрывая,
А бывало, беззаботен, был смелее льва я.
Но не только человеку – не стерпеть и диву*:
Поперек судьба вставала каждого желанья.
От глубокого раздумья криком «Хай!» пробужен,
Переполненный до края, не сдержу рыданья.
Дух от тайной страсти гибнет. Что поделать, если
Веселят любимой сердце скрытые терзанья!
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Актык тамчы яшь
Бик юашлатты мине яшьрен сөюдән җан көю,
Бар иде булган чагым хәтта арысланнан кыю!
Һәр теләккә килде тәкъдирем белән бәхтем кире,
Мондый хәлгә сабриталмас, булса да адәм дию.
Инде күңлем кисәсеннән яшьне түкмәккә җитә
Уйлаган вакътымда аңсыздан килеп тә «һай!» дию.
Үлде рух яшьрен мәхәббәттән, — хафа юк үлсә дә, —
Нишлим, иркәм кәйфенә килгәч шулай бер җан кыю?
Сабритилмас — сабыр итә алмас.
(«Актык тамчы яшь». «Вакыт»ның 1910 елгы 22 сентябрь (671нче) санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган. «Күңел җимешләре» китабының наширләре «Актык тамчы яшь» шигырен ихлассыз чыккан дип язалар.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).