Габдулла Тукай. Постижение истины (Перевод Рувима Морана)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Иһтида» (1911) на русский язык.
1
Если слово «любовь» — поцелуи одни и объятья,
О подобной любви никогда не имел я понятья.
Я не знал этой жажды — увы, не любил никогда я.
Может быть, мне и вправду любовь неизвестна земная?
Нет, любовь — это нечто тончайшее, отблеск в эфире,
По-арабски «максади экса», или высшая цель в этом мире.
Перед милой моей я молился, склонясь молчаливо,
Трепетал и краснел, и надеялся тайно, стыдливо.
В ней я видел одной воплощение сущего мира,
Я молитвы слагал для нее — божества и кумира.
Как свеча, я растаял, цветы, что я в сердце лелеял,
Почернели, сгорели, и ветер их пепел развеял...
2
До того, как открылись арабам заветы ислама,
Деревянным кумирам они поклонялись упрямо,
Ложь была сметена и развеяна истинной верой,
И открылись глаза у обманутых жалкой химерой.
И, стыдясь слепоты, вопрошали они с удивленьем:
«Неужели и впрямь поклонялись мы этим поленьям?».
3
Солнце мысли моей из-за облака вырвалось, к счастью;
Я не скован уже мимолетной, бессмысленной страстью.
Слава богу, опять предо мною светлеет дорога,
И теперь я стыжусь, что я в идола верил, как в бога.
Чувства, мысли пустые — проклятия шлю вам без счета!
Здравствуй, ясность ума, здравствуй, истина, здравствуй, работа!
(Из сборника: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Иһтида
1
Әгәр булса «сөю» ләфзы кочаклау куллар арганчы,
Үбү булса әгәр чут-чут, ирен һәм бит кабарганчы, –
Гомер дә сөйгәнем юк һәм сөям дип әйтмәмен һич тә;
Сөюнең мәгънәсе, минчә, бигүк гали, бигүк нечкә.
Кешеләрчә сөюне белмәдем, хис итмәдем асла;
Сөю идеалдыр ул, ягъни, гарәпчә: максады әкъса.
Табындым, сәҗдә кыйлдым мин сөйгән җанашның алдында,
Өмид иттем вә куркътым да, кызардым һәм оялдым да.
Миңа ул бер вә бар, көчле вә һәйбәтле санәм булды;
Аңар хәмдем, салатымны ирештергән каләм булды.
Мәхәббәттән эреп шәмдәй үзем, күңлемдәге гөлләр
Янып җиргә сыгылдылар, һавага очтылар көлләр.
2
Гарәп халкы кабул итмәстән әүвәл дине исламны,
Илаһ урнында тотканнар агач, таш, төрле әснамны.
Бераздан соң килеп хак дин, тәмам батыйль булып ялган,
Гарәпләрнең күзеннән дине ислам пәрдәне алган.
Алар бар үткән эшләргә пәйгамбәрдән оялганнар:
«Ничек соң без табындык потка?» – дип хәйранга калганнар.
3
Килеп чыкты хәзер фикрем кояшы золмәт артыннан,
Түгел инде вакытлы, мәгънәсе юк хискә мин корбан.
Шөкер булсын, хәзер алдымда бер нурлы хәят инде,
Теге мәзкүр пот алдында табынганнан оят инде.
Җиңел уй, йөз кызарткыч төрле хисләр, сезгә мең ләгънәт!
Яшә, тугъры караш, төпле гакыл, меңнәр яшә, хезмәт!
Иһтида — туры юлга керү.
Ләфзы — сүзе.
Асла — нигездә, асылында.
Гали — бөек.
Максады әкъса — иң югары максат.
Һәйбәтле санәм — көчле, гайрәтле санәм (санәм, пот — мәҗүсилек динендәге кешеләрнең алласы, табына торган сыннары).
Хәмдем, салатымны — мактавым, догамны.
Әснам — потлар, сыннар.
Батыйль булу — юкка
Золмәт — караңгылык.
Хәят — тереклек, яшәү, тормыш.
Мәзкүр — телгә алынган.
(«Иһтида». «Шура»ның 1911 елгы 12нче (15 июнь) санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган, «1911 сәнә, 13 май» дип куелган. Беренче тапкыр Өчтомлыкның 2 нче томына (1930) кертелгән. Текст «Шура»дан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).