Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Праведник (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Күрсәтә» (1909) на русский язык.

Ну, и люди! Поглядеть – святей и праведнее нет.
Ничего добра дороже, зла противнее им нет.

Их распущенностью, грязью переполнена земля,
А на публике – стоит одной их праведностью свет.

Если он в упор с Аллахом не столкнётся животом,
Чтит Коран благоговейно и в религии запрет.

Он и правду любит, ценит прямодушие в речах,
Когда польза очевидна. Обратит на пользу вред.

Он о дружбе забывает, когда нужно взять с тебя,
Но когда с него взимают, от проклятий спасу нет.

Если ты ему не нужен, неприступен и чванлив,
Но когда нужда – любезней и приветливее нет.

Он себе не позволяет прежде вас зажечь табак,
Но тебе огонь подносит, соблюдая этикет.

За столом вам разливает ровно так же, как себе,
Не скрывая благородства, и сомнений в этом нет.

Львом себя он выставляет, тебя по миру пустив,
Но помочь тебе бессилен, истощён от многих бед.

Он язвит тебя и жалит, как кинжала остриём:
«Что не весел, друг?» – любимей без тебя и друга нет.

Без тебя перемывает твои кости, но едва
Ты войдёшь, он излучает неподдельной дружбы свет.



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Күрсәтә

Ай, кеше! Тыштан үзендә изге хасләт күрсәтә,
Яхшыга — рәгъбәт, яман эшләргә нәфрәт күрсәтә.

Тик Ходай хәзер урынны сайлый ул азмак өчен, —
Әһле дөньяга  тышыннан истикамәт күрсәтә.

Әмре Хак корсак белән каршыга каршы килмәсә,
Ул хәзер дингә вә Коръәнгә итагать күрсәтә.

Булса килмәслек үзенә тугъры әйткәннән зарар, —
Ул да чынлыкны сөя, сүздә сәдакать күрсәтә.

Алганы булса берәүдән, ахирәт истән чыга;
Биргәне булса: янарсың, ди, кыямәт күрсәтә.

Бик горурлы ул, сиңа һич ихтыяҗы булмаса;
Бер эше төшсә әгәр, балдай фәсахәт күрсәтә.

Ут кабызмый ул, төтен эчкәндә, иптәштән элек;
Әүвәле аңгар суза — икрам вә хөрмәт күрсәтә.

Дусты өстеннән эчүдә булса сакый ул әгәр,
Тип-тигез салган була, — гүя гадәләт күрсәтә.

Мин арыслан! ди, синең малны тәләф иткәндә ул,
Син аңар калсаң: фәкыйрьмен, ди, җәбанәт күрсәтә.

Чәнчә дә ул күңлеңә явыз лисане хәнҗәрен:
Нигә кәйфең китте, дустым? ди, мәхәббәт күрсәтә.

Тыңласаң тыштан, синең гайбәт аның аузындадыр;
Син килеп керсәң, ачык, мәгъсум кыяфәт күрсәтә.

 

Хасләт — сыйфат.
Рәгъбәт — теләктәшлек.
Әһле дөнья — кешеләр.
Истикамәт — намуслылык, бозык түгеллек.
Әмре Хак — Алла боерыгы.
Итагать
буйсыну.
Сәдакать — турылык.
Фәсахәт — тәмле теллелек.
Икрам — олылау.
Сакый — эчерүче.
Гадәләт — гаделлек.
Тәләф итү — әрәм-шәрәм итү.
Җәбанәт — йомшаклык.
Лисане хәнҗәрен — хәнҗәр кебек үткен телен.
Мәгъсум — гөнаһсыз.
Күрсәтә». «Әлислах»ның 1909 елгы 30 апрель (67нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «Ахыры бар» дип куелса да, ахыры күренмәде. (Шигырьнең ахыры чыкмый калуга «Әлислах»ның моннан соң бер генә саны һәм аның өч айга якын соңлап дөнья күрүе дә сәбәп булырга мөмкин.) Шигырь «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз