Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Приметы весны (Перевод Нияза Ахмерова)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Яз галәмәтләре» (1912) на русский язык.

Вот пришел к нам месяц март.
Власть забрал у всей природы.
Подобрели стар и млад
От веселой той погоды.

Легче старым да больным.
Март сказал им: «Лед уходит!»
Всех пьянит весенний дым,
Тьму примет весны находят.

Вот пришел к нам месяц март!..
А, не веришь ты приметам?!
Вот примета: я в ломбард
Снес пальто, желая лета.



(Из сборника: Тукай Габдулла Стихотворения/Перевод Н.У.Ахмерова. — Казань: Тан-Заря, 1996. — 32 с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Яз галәмәтләре

Шактый ук язга галәмәт ушбу үткән мартта бар,
Анда салкыннан бүтән юк, марттан азрак артка бар.

«Яз якын»ның шатлыгыннан йөзгә чыккан елмаю
Инде яшьләрдә түгел, хәстә вә хәлсез картта бар.

«Яз җитә, бозлар китә!» — дип бирде инде март хәбәр;
Инде яз булганга билге һәр урам, һәр чатта бар.

Җитмәгәндер яз диеп тотсаң әгәр күңлеңдә шик,
Мин дә бер пальтомны илтәм, әйдә, дуст, ломбардка бар!



(«Яз галәмәтләре». — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 36нчы (31 март) санында тышлыкта, «Городской ломбард» дигән рәсем асты итеп, имзасыз басылган. Текст шуннан алынган. Рәсемдә ломбардның ишегалды сурәтләнгән,
халык кайсы капчыгын, кайсы төенчеген, кайсы пәлтәсен тотып шунда килә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз