Габдулла Тукай. Про Козу (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Кәҗә тугърысында» (1910) на русский язык.
Раз со всего двора скотина, птица
К Хозяину решила подступиться.
Коза скажи: «Кормилец наш, Хозяин!
Я молока тебе даю, сам знаешь.
Я молока и больше бы давала,
Да корму задаёшь мне слишком мало.
Не говорю, что голодом изводишь,
Однако в грех, сказать по правде, вводишь.
Известно, как теперь народ озлоблен,
Насилу увернулась от оглобли.
На огородах сколько раз побита,
Всё отчего? Не кормлена досыта!
Кто ни увидит: «А, Коза, плутовка!
Коза, она и есть коза – воровка».
*
«Не обижайся на слова мои ты.
Когда б ты про меня слыхал баиты!
И про собаку не прочтёшь такое,
Последнего лишилась я покоя.
Послушайте, Хозяин, как в баите
Бесстыдники меня позорят эти».
Ч и т а е т:
«Два имени даны Козе заранье,
Одно – Коза, другое – Наказанье.
Кто содержать корову в состоянье,
Козу не держит и держать не будет.
Раздвоенные у Козы копыта,
Корми иль не корми – не будет сыта.
Следы копыт на огороде вбиты,
Была капуста с луком – и не будет.
На бороду не обращай вниманья,
Недаром называют «Наказанье».
Унять Козу – напрасное старанье;
Увидишь, бей. Причины нет, так будет».
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2008. — 223 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Кәҗә тугърысында
Бер заман йорт кошлары, хайваннары
Хуҗаның каршына килделәр бары:
— И Хуҗа, безгә ризык биргән Хуҗа! —
Дип, сакалын селкетеп сөйли Кәҗә:
— Үзеңә мәгълүм, сиңа мин сөт бирәм;
Күп ашатсаң, аз да бирмим, күп бирәм.
Син, дөрест, ачтан мине үлтермисең,
Ни өчен җимне туярлык бирмисең?
Туймагачтын, мин караклыклар итәм,
Чит кешеләр бакчасын таптыйм, тетәм.
Урлаган чакларда, бик күп мәртәбә
Көчкә ләкми калды сыртым тәртәгә.
Бар кеше дә: «Ул Кәҗә залим, — диләр, —
Ул Кәҗәме? Ул Кәҗә!» — дип тиргиләр.
*
Китмәсен хак сүзгә һич кәйфең синең,
Күргәнең бармы Кәҗә бәйтен синең?
Әмма соң анда каты теткән мине,
Бер дә кызганмастан эт иткән мине.
Ул китапка мин ничек тәкать тотыйм?
Тыңлагыз, Хуҗам, хәзер бәйтен укыйм.
У к ы й:
«Ул Кәҗәнең ике исме булыр имеш,
Берсе Кәҗә, берсе Каза булыр имеш,
Ул Кәҗәне ярлы кеше асрар имеш,
Сыер урнына сөтен савып эчәр имди.
Ул Кәҗәнең айрылыдыр тояклары,
Бакчачендә гизәр аның аяклары;
Калмас аннан кәбестә, суган кыяклары, —
Һәр суганның башын кыркып йөрер имди.
Игътибар юк ул Кәҗәнең сакалына,
Кыйнамыйча килмәс асла гакылына;
Ул Кәҗәне кайда күрсәң шунда кыйна, —
Язык булмас, бәлки сәвап булыр имди.
Тәкать тотыйм — чыдыйм.
Бакчачендә — бакча эчендә.
Асла — һич, һичбер вакытта.
(«Кәҗә тугърысында». — «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 1нче (15 март) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган.
«Ялт-йолт»та «Газеталардан» дигән баш астында мондый юллар китерелә: «Бездә кәҗә асраган кешеләр, бик начар нәселләрне генә асрап, һичбер төрле карамаганлыктан, елына 10-25 чиләктән артык сөт ала алмыйлар. Хәтта җәй көнендә, «ул үзенә ашарга таба» дип, бер дә ашатмыйлар да. Шуның өчен кәҗә һәртөрле караклыкларга бирелеп, «нәфрәте гомумия»гә мөстөхикъ* (бөтен кегенең нәфрәтен казануга лаек) буладыр. («Сөт кәҗәсе». «Йолдыз, 508 номер, 23 февраль».) Шуннан соң эре хәрефләр белән «Бу хосуста кәҗәнең үз фикере» дип куела, һәм шигырь башланып китә. Журнал вариантындагы «Бакчачендә гизәр аның тояклары» дигән юл Биштомлыкның 2нче томында (1985), рифма җәһәтеннән булса, кирәк, «Бакчачендә гизәр аның аяклары» дип үзгәртеп басылган.
«Имеш» һәм «имди» рефреннарын куллану «Кыйссаи Йосыф»тагы шигырь төзелешенә охшашлы итә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).