Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Пророк (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Пәйгамбәр» (1909) на русский язык.

(по Лермонтову) 

Когда избрал меня Всевышний быть пророком,
Достойным претворять начертанное Богом,
Для правды в сей же час отставил я занятья,
Которую в глаза назначен был сказать я.

Сужу факира*, богача ли, падишаха,
Аятом пламенным клеймлю, не зная страха,
К любви и братству всех друг к другу призываю,
Днём пищи и воды, в ночь отдыха не зная.

Все близкие – ровесники, родня, друзья ли –
Восстали на меня, камнями забросали,
Травили клеветой, обманом и хулою,
Осыпали проклятьями, главу золою.

Обиды не держа за зло и униженья,
Под видом нищего бежал я в отдаленье
Селений, городов, живу один в пустыне,
В посте, молитве к Богу возношусь я ныне.

Я вижу пред собою без числа и края
Судеб, будущее, прошлое ада, рая,
Исчезнувших с лица земли самудов, гъадов**,
На дне морском весёлых рыбок стаи, гадов.

Там в услужении моём все звери. Клятвы
Не нарушают даже львы и леопарды,
Большие звёзды с малыми весь свод объемлют,
С благоговением моей молитве внемлют.

Когда, случается, в порыве вдохновенья
Спешу я через шумный город иль селенье,
То старцы ветхие с гневливыми глазами
Указывают детям на меня перстами:

— Глядите, дети! Это вам пример гордыни,
Он жил не так давно средь нас. Глядите ж, ныне
На что похож гордец: худой и измождённый,
Как он оборван, грязен он и повреждённый!

Безумец! Нам внушал, что Бог его устами,
Мол, дал ему приказ, повелевает нами,
Что нас увещевать велел ему Всевышний.
Глядите же теперь: он враг, он людям лишний. 

 

*Факир — бедняк.
**Самуды, гъады — древние арабские племена.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Пәйгамбәр

(Лермонтовтан үзгәртелгән)

Качан кем сайлады Тәңре мине бу хак пәйгамбәр, дип,
Мине фазленә лаек күрде, фәрманым төгәлләр дип,—
Шул ук сәгать үземнән, башкалардан баш-күз алдым да
Сөйләргә башладым хакны кешеләрнең күз алдында.

Кирәк баймы, фәкыйрьме, падишаһмы — күрсәтәм гайбен;
Укыйм ялкынлы аятьләр — карау юк һичберәү кәйфен.
Керештем мин мәхәббәткә, карендәшлеккә өндәргә,
Ашамый-эчми көндез, кич белән баш куймый мендәргә.

Җәмигы әкърибам — дустлар, карендәшләр, замандашлар —
Миңа каршы котырдылар, рәхимсез аттылар ташлар.
Сөйләнде өстемә күп ифтира, бөһтан, усал телләр;
Сибелде зур хәкарәт берлә хәтта башыма көлләр.

Ходайга кыйлмадым үпкә золымнардан, каһәрләрдән;
Теләнче рәүше берлән мин качып чыктым шәһәрләрдән.
Менә хәзер япа-ялгыз торам бер читтә, сахрада,
Итәм тагать, күзем, күңлем тәмамән гарше әгъляда.

Күз алдымда күрәм мең-мең кадәр яшьрен җиһаннарны,
Күрәм булган, буласы барча яхшы һәм яманнарны.
Күрәм гъаден, сәмуден, бар булып үткән халыкларны,
Күрәм диңгез төбен, уйнап-йөзеп йөргән балыкларны.

Миңа кол анда бар җанвар: арыслан, хәтта капланнар
Нәбиләргә тимәслекнең мөкаддәс гаһден алганнар.
Догамны тыңлый йолдызлар — кечесе, зурлары бергә,—
Мине тәгъзыймлиләр шатлыклә, уйнап нурлары берлә.

Әгәр кайчакта шау-шулы шәһәрдән аркылы үтсәм,
Янып рухани ут берлә, ашыккан хәлдә юл тотсам,—
Миңа шул хәлдә картлар, бер хәкарәт күзләрен йөртеп,
Үгетлиләр сабыйларны, миңа бармак белән төртеп:

«Караңыз, и сабыйлар! Бу кешене, сезгә гыйбрәт бу;
Арамызда иде күптән түгел моннан элегрәк бу;
Тәкәббер ул: торасы килмәде безнең арамызда.
Сабыйлар! Алыңыз гыйбрәт, бу мискингә караңыз да:

Күрәмсез, нинди беткән һәм арыкланган, фәкыйрьләнгән,
Зәгыйфьләнгән, таланган, өсте-башы нинди керләнгән!
Ышандырмакчы булды ул, җүләр! безне, имеш, Тәңре
Аның аузы белән сөйли, аңар килгән, имеш, әмре!

Имеш тә, безне өндәргә аңар Тәңре үзе кушкан,
Күрәмсез: нинди хур ул, һәм җиһан халкы аңар дошман!»
 

Фазленә — рәхмәтенә, олылавына.
Җәмигы әкърибам — барлык якыннарым.
Ифтира, бөһтан — яла ягу.
Хәкарәт — хурлау, кимсетү.
Итәм тагать — гыйбадәт кылам.
Тәмамән гарше әгъляда — бөтенләй югары күктә.
Нәби — пәйгамбәр.
Мөкаддәс гаһден — изге вәгъдәсен, антын.
Тәгъзыймләү — олылау, хөрмәтләү.
Шатлыклә — шатлык белән.

(«Пәйгамбәр». «Әлислах»ның 1909 елгы 29 март (65нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган, «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. Текст соңгысыннан алынган.
Шигырь башына «Лермонтовтан үзгәртелгән» дип куелган. Әсәр М.Ю.Лермонтовның «Пророк» (1841) исемле шигыреннән файдаланып язылган. Ул шигырь түбәндәгечә:
С тех пор как вечный судия:
Мне дал всеведенье пророка,
В очах людей читаю я
Страницы злобы и порока.
Провозглашать я стал любви
И правды чистые ученья:
В меня все ближние мои
Бросали бешено каменья.
Посыпал пеплом я главу,
Из городов бежал я нищий,
И вот в пустыне я живу,
Как птицы, даром Божьей пищи;
Завет предвечного храня,
Мне тварь покорна там земная;
И звезды слушают меня,
Лучами радостно играя.
Когда же через шумный град;
Я пробираюсь торопливо,
То старцы детям говорят
С улыбкою самолюбивой:
«Смотрите: вот пример для вас!
Он горд был, не ужился с нами:
Глупец, хотел уверить нас,
Что Бог гласит его устами!
Смотрите ж, дети, на него:
Как он угрюм, и худ, и бледен!
Смотрите, как он наг и беден,
Как презирают все его!»
Бу шигыре турында Тукай 1910 елның 4 декабрендә С.Сүнчәләйгә язган хатында: «Менә Сәгыйть Рәмиев
Пушкин «Пәйгамбәр»ен, мин фәкыйрь дә Лермонтов «Пәйгамбәр»ен тәрҗемә иттек. Безнең икебезнең дә шактый шома чыктылар»,  дип, бу ике фактның тәрҗемә сәнгате ноктасыннан татар поэзиясе өчен зур әһәмияте барлыгын искәртеп уза.
Тукайның «Пәйгамбәр» шигыре
— Тукай иҗатының рус классикасы башлыча Пушкин һәм Лермонтов поэзиясе белән бәйләнеш нокталарын аеруча көчле чагылдырган тәрҗемәләрнең берсе. Билгеле булганча, Лермонтов «Пәйгамбәр»е дә Пушкинның шул исемдәге әсәреннән үсеп чыга һәм шуны дәвам иттерә. Аның да асыл девизы Пушкин «Пәйгамбәр »енең соңгы дүрт юлында бирелгән чакыруга аваздаш:
(Совет әдәбияты. 1960. № 4. 138 б.)
Восстань, пророк, и виждь, и внемли,
Исполнись волею моей,
И, обходя моря и земли,
Глаголом жги сердца людей.
Тукай исә Лермонтов «Пәйгамбәр»ен мөселман халкы тормышына якынайтып тәрҗемә итә, пәйгамбәр образына ислам тарихыннан алынган образ-сурәтләр өсти.
Гъадь 
 Көньяк Гарәбстанда (Йәмәндә) яшәгән борынгы гарәпләр; исламны кабул итмәгән өчен Аллаһы Тәгалә аларны давыл (сәмум) белән һәлак иткән, имеш.
Сәмуд 
шул ук җирләрдә гъадь халкыннан соң килгән буынның исеме.
Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз