Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Пташка (Перевод Нияза Ахмерова)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Кошчык» (1909) на русский язык.

Я на клетку взглянул.
Вижу — пташка там бьется одна.
Я ей дверь распахнул
И в лазурь унеслася она.

Со спокойной душой
Я так долго глядел в небеса,
Где в дали голубой
Понеслась она к дому, в леса.

Что нам воли милей?
Вот исчезла она без следа,
Средь лазурных полей,
Словно здесь не жила никогда.

Только где-то в ушах
Все звенит ее славная трель,
Словно птичья душа
Все поет в моем сердце теперь.



(Из сборника: Тукай Габдулла Стихотворения/Перевод Н.У.Ахмерова. — Казань: Тан-Заря, 1996. — 32 с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Кошчык

Кичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым,
Күңелсез тоткынымны киң яшел урманга кайтардым.

Аңар бирдем азатлык мин, үземдә шул вакыт күрдем:
Тынычлап калды никтер һәм тәмам иркенләде күңлем.

Күзем берлән озаттым: кошчыгым урман таба очты,
Югалды күк йөзендә тиз вакытта, бер дә юк төсле.

Очып киткәндә ул шундый матурлап сайрады моңлы:
Миңа санки азат иткән өчен изге дога кылды.



Санки — гүяки.
(«Кошчык». — «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. Шигырь рус мәгърифәтчесе К.Д.Ушинский (1824-1870) төзегән «Родное слово» (Для детей младшего возраста. Петербург, 1908. 192 с.) хрестоматиясендәге Ф.А.Туманскийның (1799-1853) «Птичка» дигән әсәренә ияреп язылган. Ләкин Тукай шигырьгә башка мәгънә сала, сабый аңларлык күләмдә ирекнең кадере турында сөйли. Тоткынлык – кысан читлеккә, ирек яшел урман, киң кырларга тиңләштерелә.
«Птичка» (1827)
Вчера я растворил темницу
Воздушной пленницы моей:
Я рощам возвратил певицу,
Я возвратил свободу ей.
Она исчезла, утопая
В сиянье голубого дня,
И так запела, улетая,
Как бы молилась за меня.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз