Габдулла Тукай. Пускай смеется (Перевод Вероники Тушновой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Шәйтанның муенына» (1908) на русский язык.
— Ты зря гуляешь с девушкою той,
Не любит ведь, смеется над тобой.
— А это, брат, забота не твоя, —
Пускай смеется, счастья не тая!
Пускай блестит зубов ее краса,
И землю озарив, и небеса!
(Источник: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд-во, – 2006. – 192 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Шәйтанның муенына
Сөймә юкка, көймә юкка, йөрмәче шул кыз белә;
Бер дә сөйми ул сине, син юкта ул синнән көлә.
Көлсә көлсен, шул кирәк шул, анда синең ни эшең?
Әйдә, көлсен ул матур, дөньяга күрсәтсен тешен.
Теш нурын чәчсен дә дөньяны җибәрсен балкытып;
Җире, күге яктырып китсен әле бер ялт итеп!
(«Шәйтанның муенына». Шайтанның муенына. «Әлислах»ның 1908 елгы 17 март (23нче) санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган, «Габдулла Тукаев диваны»на (1908) кертелгән. Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).