Габдулла Тукай. Пушкин и я (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Пушкин вә мин» (1912) на русский язык.
Когда Пушкин был в деревне, написал «Евгения»;
Я картошке посвящаю здесь стихотворения.
И не вижу, почему я в этом ниже Пушкина,
Если строго, сам он ниже хлеба дня насущного.
Позабудут все однажды Пушкина с «Евгением»,
Но картошка будет жить до светопреставления.
Тема вечная, что значит «до скончанья времени».
Через это человеком стал и я – вне времени.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2008. — 223 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Пушкин вә мин
Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгениен»*,
Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен.
Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннән түбән;
Тугъры күз салсаң эшенә — ул үзе миннән түбән:
Бервакыт онтыр җиһан Пушкинне һәм «Евгениен»,
Яүме мәхшәрсез онытмаслар бәрәңгемне минем.
Язганың булса бәкалы, ул бәкага тартала;*
Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше шул аркада.
*Тарта ала, димәк. Язганча укылыр (Г.Тукай искәрмәсе).
Яүме мәхшәрсез — кыямәт җитмичә.
Бәкалы — дәвамлы.
Бәкага — дәвамга, мәңгелеккә.
(«Пушкин вә мин». – Беренче тапкыр «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст шуннан алынган.
Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгение»н... – А.С.Пушкинның «Евгений Онегин» романы (1823-1831) күздә тотыла. Пушкин үз романының шактый өлешен 1824-1826 елларда Псков өлкәсендәге Михайловское авылында (әтисенең утарында) яшәп яза.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).