Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Ребёнку (Перевод Талии Шарафиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Сабыйга» (1909) на русский язык:

Ты чертей и ведьм не бойся, не пугайся шурале;
Это бабушкины сказки ходят-бродят по земле.

Небылицы о шайтанах к нам дошли с времён былых;
Чтобы жизнь была нескучной, напридумывали их.

С привиденьями не видел я ни замков, ни полей:
Нет таких лесов дремучих,где б скрывался шурале.

Подрастай, читай побольше, потихоньку всё поймёшь;
Просвещенья луч откроет: что есть правда, что есть ложь.



(Источник: Шарафиева Т. Ребенку / Моя душа стремится к вышине // Республика Татарстан, 2006, 23 марта).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Сабыйга

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;
Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган сәхралар, кырлар да юк;
Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.    

Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

 

Шагыйранә — шигъри, поэтик.
(«Сабыйга». «Балалар күңеле»ндә (1909) басылган. Кулъязмада язылу вакыты «1909, үктәбер 21» дип куелган, шигырьнең 7нче юлы «Син әле үс һәм укып шунда аңларсың барын» дип бирелгән. Текст «Балалар күңеле»ннән алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз