Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Ребенку (Перевод Владимира Микушевича)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Сабыйга» (1909) на русский язык.

Дружок, не бойся шурале, ведьм не бойся и чертей,
Никто, поверь мне, отродясь не встречал таких гостей.

Такие вымыслы, дружок, — лишь туман былых времен;
Не устрашает, а смешит нас шайтан былых времен.

Для упыря нет пустыря, логова для беса нет;
Для недотепы шурале девственного леса нет.

Так постарайся же, дружок, все науки изучить
И вскоре правду ото лжи ты сумеешь отличить.



(Источник: Тукай Г.М. Шигырьләр (татар, рус, башкорт, чуваш, удмурт, мари телләрендә). — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 135 б).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Сабыйга

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;
Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган сәхралар, кырлар да юк;
Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.    

Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.



Шагыйранә — шигъри, поэтик.
(«Сабыйга». «Балалар күңеле»ндә (1909) басылган. Кулъязмада язылу вакыты «1909, үктәбер 21» дип куелган, шигырьнең 7нче юлы «Син әле үс һәм укып шунда аңларсың барын» дип бирелгән. Текст «Балалар күңеле»ннән алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз