Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Родной аул (Перевод Венеры Думаевой–Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Туган авыл» (1909) на русский язык.

На горе был построен родной мой аул,
Под горою родник, он к аулу прильнул,
Вкус воды ключевой, этих мест красоту
Всем моим существом, всей душою люблю.

Здесь родился, и здесь свет глазам моим дан,
Здесь впервые читать довелось мне Коран,
Здесь узнал, как учил и как жил Мухаммед,
Как страдал наш пророк, претерпел сколько бед.

Не забыть никогда, что здесь видеть пришлось,
Как в забавах счастливое время неслось,
Как пред нами, когда старший брат мой и я
За сохой шли вдвоём, раскрывалась земля.

Где ни буду я впредь и каких только дел
Совершить мне ни даст Богом данный удел,
Буду в памяти вечно хранить, как живой,
Образ родины детства, деревни родной.


(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

 

(«Туган авыл». «Әдәбият»та (1909) басылган. Текст шуннан алынган.
...мин шунда туган...
бу шигырь Тукайның туган авылына (хәзерге Арча районы Кушлавыч авылы) багышлап язылган. Чыннан да, авыл калку урынга салынган, ерак түгел чишмәсе дә бар.
...рәсүлемез Мөхәммәдне.
— Ислам диненә нигез салучы Мөхәммәд пәйгамбәр (570 ел тирәсендә туган 632 елда үлгән).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз