Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Родной язык (Перевод Равиля Бухараева)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Туган тел» (1909) на русский язык.

О язык родной, певучий, о родительская речь!
Что еще на свете знал я, что сумел я уберечь?

Колыбель мою качая, тихо-тихо пела мать.
Подрастая, сказки бабушки я начал понимать.

О язык мой, мы навечно неразлучные друзья,
с детства стала мне понятна радость и печаль твоя.

О язык мой, как сердечно я молился в первый раз:
«Боже, – я шептал, – помилуй мать, отца, помилуй нас.»



(Из сборника: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192  с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!



(«Туган тел». «Балалар күңеле»нең 1нче (1909) һәм 2нче (1911) басмаларында басылган. Фатих Сәйфи-Казанлы тарафыннан төзелгән Өчтомлыкның 2 нче томында (1930) әлеге шигырьнең кулъязмасы турында түбәндәге аңлатма бирелә: «Татар мәдәният йорты янындагы китап палатасында Г.Тукайның ике кулъязмасы саклана. Бу кулъязмада Тукай үзенең шигырьләренең тарихын күрсәтеп барган. Киләчәк искәрмәләрдә «кулъязма» дип әйтелсә, шунда саклана торган кулъязма дип белергә кирәк». Хәзерге вакытта бу кулъязмаларның язмышы билгесез. Шигырьнең 6нчы юлы «Балалар күңеле»нең (1909) 1нче басмасында «Кечкенәдән тышка чыккан шатлыгым, кайгым минем» дип, кулъязмада һәм «Балалар күңеле»нең (1911) 2нче басмасында «Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым белән» дип бирелгән. Текст 2нче басмадан алынган.
«Балалар күңеле» исемле җыентыгына бирелгән бәяләмәсендә Кәбир Бәкер Тукайның әлеге шигыре турында: «"Туган тел" балалар рухына бик якын һәм бик муаффәкыятьле бер рәвештә язылган», – дип искәртә (Йолдыз. 1910, 19 гыйнвар).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз