Габдулла Тукай. Родной земле (Перевод Анны Ахматовой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Туган җиремә» (1907) на русский язык.
Хоть юнцом с тобой расстался, преданный иной судьбе,
Заказанье, видишь, снова возвратился я к тебе.
Эти земли луговые, чувства издали маня,
Память мучая, вернули на родной простор меня.
Пусть несчастным сиротою вырос в этом я краю,
Пусть томили униженья юность горькую мою, —
Времена те миновали, птицей улетели прочь,
Дни былые вспоминаю, как с дурными снами ночь.
Хоть твои хлестали волны, челн мой не пошел на дно,
Хоть твое палило пламя, не сожгло меня оно.
И поэтому я понял, край мой, истину одну,
Что душа равно приемлет и огонь твой, и волну.
Я постиг, что все священно: и овин твой, и ручей,
И гумно твое, и степи, и дороги средь полей,
И весна твоя, и осень, лето знойное, зима,
Белые чулки да лапти, да онучи, да сума,
И собаки, и бараны — вся родная сторона;
Любо мне и то, что плохо, даже то, чем ты бедна.
(Источник: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Туган җиремә
Айрылып китсәм дә синнән гомремең таңында мин,
И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми;
Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми.
Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,
Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, —
Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби;
Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби.
Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде;
Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде.
Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең
Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!
Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;
Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең;
Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!
Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;
Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.
Хиссеми — тойгымны.
Җисмеми — гәүдәмне (үземне).
Гаркъ итмәү — батырмау.
Харкъ итмәү — яндырмау.
Җөмләтән — барчасы.
Фосулы әрбәгъә — елның дүрт вакыты.
Сарикъ — карак.
(«Туган җиремә». «3нче дөфтәр»дә (1907; 1909) басылган. 1911 елда Тукай үзе төзегән «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» хрестоматиясенә исеме үзгәртелеп («Туган илемә») кертелгән, соңгы юлы: «Яхшыдыр барлык яманың, бар, минемчә, юкларың», – дип үзгәртелгән. Текст «3нче дәфтәр»дән алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).