Габдулла Тукай. Самоубийце (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Катиле нәфескә» (1910) на русский язык.
Спастись от жизни горестной желая,
Невыносимой мукою терзаем,
По размышлении, свёл с жизнью счёты,
В могилу обрести покой сошёл ты.
Однако заблуждаешься, товарищ:
Гореть себя в огне ты обрекаешь.
Исчезло лишь твоё изображенье,
Остались жить твой дух, твоё значенье.
Причина на земле твоих мучений
В душевной порче, в этом нет сомнений.
Исправить дух – вот цель была стараний,
А смертью не избыть твоих страданий.
Цела, гниёт рубашка – эко дело!
Ненужная одежда – наше тело.
Но, если бы не свёл ты с жизнью счёты,
Святому делу посвятил заботы,
Тебе Господь готовил искупленье,
Ты поспешил содеять преступленье.
Сгноить в могиле тело мало толка,
Швырнувши шапку, не спастись от волка.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Катиле нәфескә
Котылмакчы булып татсыз хәяттан,
Гомергә җан авырттыргыч газаптан,
Гакыл бу дип, үзеңнүзең үтердең,
Тынычлык эзләдең дә гүргә кердең.
Вәләкин, и карендәш, алданасың,
Үзеңне мәңгелек утка саласың.
Синең тик сурәтең китте җиһаннан,
Һаман да калды рухың яки мәгънәң.
Синең бар дөньяда күргән газабың,
Гөман юктыр, бозык булганга җаның.
Әгәр рухыңны ислах итми үлсәң,
Барыбер син газапта, яхшы белсәң!
Кирәк черсен, кирәк торсын — ни ул тән?
Чыдамсыз бер кием ул җанны өрткән!
Әгәр син катле нәфситмичә торсаң,
Җаныңны изгелек берлән тутырсаң,
Ачар ирде Ходай бәхтеңне шаять,
Ашыктың, эшләдең бик зур җинаять!
Газап китми кабердә тән черүдән:
Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән!
Катиле нәфескә — үзен үзе үтерүчегә.
Хәят — тормыш, яшәү.
Узеңнүзең — үзеңне үзең.
Гөман юктыр — шик юк.
Ислах итми — төзәтмичә.
Катле нәфситмичә (катле нәфес итмичә) — үзеңне үзең үтермичә.
(«Катиле нәфескә». — «Йолдыз»ның 1910 елгы 15 апрель (528нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.
«Күңел җимешләре» җыентыгы башындагы «Берничә сүз»дә нәширләр «/.../ шагыйремездә әүвәлдән дә шактый куәтле хиссияте диния тагы бер кат куәтләнә: «Катиле нәфескә», «Мәҗрух указ» шикелле шигъриятен җәһәтеннән йомшак, ләкин күңелдән сөйләнгән нәрсәләр» дип язганнар.
Кайберәүләр, язучы һәм журналист Мәхмүт Галәүнең Тукай турындагы истәлегенә таянып, шигырьнең язылу тарихы журналист Исхак Бикчуринның асылынып үлүе белән бәйле түгелме икән дигән фикердә иделәр. Бу хәл була алмый, чөнки Исхак Бикчурин шигырь басылып чыгып өч ел үткәннән соң гына, 1913 елның 20 апрелендә үзен үзе үтергән. Бу хакта «Кояш» газетасының 1913 елгы 21 апрель санында некролог бар. Шулай да, К.Бәкернең 1914 елда язган «Тукай Петербургта» китабын игътибар белән укысаң, мәсьәләгә ачыклык кертергә мөмкин. Шагыйрь Казанда чакта бервакыт муенына элмәк салу фикеренә килгән һәм бу ниятен тормышка ашыру омтылышы да ясаган. Шунысы кызык: үзен үзе җиңгәң шагыйрь шигырь басылган көнне кичен «Шәрык» клубына халык әдәбияты турында лекция укырга юнәлә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).