Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Сегодня праздник (Перевод Семёна Липкина)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Бәйрәм бүген!» (1908) на русский язык.

Стремится весть быстрей, быстрей: сегодня праздник, праздник!
Откуда радость у людей! Сегодня праздник, праздник!

Сегодня каждый окрылен каким-то светлым чувством.
Мой саз играет веселей: сегодня праздник, праздник!

Смотрю на солнце: хорошо! Наряд надело новый,
И ярче свет его лучей: сегодня праздник, праздник!

Вдыхаю дивный аромат, — мир сделался моложе,
Благоуханнее, свежей: сегодня праздник, праздник!

Богатый обнял бедняка. Подумал я невольно:
Расчувствовался богатей, — сегодня праздник, праздник!

Стою на берегу реки, воде внимаю шумной,
Она волнуется сильней: сегодня праздник, праздник!

И ветер праздничного дня мне тихо-тихо шепчет:
«Тревоги прежние развей: сегодня праздник, праздник!»

 

(Источник: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192  с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Бәйрәм бүген!

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бөр мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;
Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын:
Ислемай сөрткән икән дөнья! Дидем: бәйрәм бүген!

Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән:     
Күңле нечкәргән! Дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:
Сөйләшәләр үзара: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

(«Бәйрәм бүген!» «Әлислах»ның 1908 елгы 13 октябрь (48нче) санында «Төлке һәм йөзем җимеше» исемле мәсәл белән бергә «Г.Тукай» имзасы астында басылган, «Габдулла Тукаев диваны»на (1908) кертелгән. «Диван»нан алып, аны Петербургта нәшер ителгән «Нур» газетасы да (1910, 29 ноябрь) күчереп баса. «Әлислах»та икенче юл «Нәрсәдән бу? — Билгеле, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген» рәвешендә килә. Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген — Тукай бу урында мөселманнарның изге бәйрәме — Ураза гаетен искә ала. Бәйрәм 1908 елда 1-2 октябрь көннәренә туры килгән.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908) /төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз