Габдулла Тукай. Сегодня праздник (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Бәйрәм бүген!» (1908) на русский язык.
Весельем нынче полон мир, сияньем красок разных,
Но отчего так? Знаю я: сегодня праздник, праздник!
В священном трепете любой, восторг объял бесстрастных,
Поёт о радости мой саз: сегодня праздник, праздник!
Всё краше солнце, свет лучей всё ярче безотказных,
«Принарядилось», – я сказал: сегодня праздник, праздник!
Разлит повсюду аромат цветов и трав прекрасных,
Как запах дорогих духов, сегодня праздник, праздник!
Я видел: нищего обнял, как брата, бай-лабазник,
«От полноты души», – сказал, сегодня праздник, праздник!
Одна волна спешит к другой не для вестей напрасных,
Я слышал с берега их речь: «Сегодня праздник, праздник!»
Подслушал я, как ветерок, играя, пел, проказник,
И он о том же, что и все: «Сегодня праздник, праздник!»
(Источник: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Бәйрәм бүген!
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бөр мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!
Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;
Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын:
Ислемай сөрткән икән дөнья! Дидем: бәйрәм бүген!
Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән:
Күңле нечкәргән! Дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:
Сөйләшәләр үзара: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
(«Бәйрәм бүген!» «Әлислах»ның 1908 елгы 13 октябрь (48нче) санында «Төлке һәм йөзем җимеше» исемле мәсәл белән бергә «Г.Тукай» имзасы астында басылган, «Габдулла Тукаев диваны»на (1908) кертелгән. «Диван»нан алып, аны Петербургта нәшер ителгән «Нур» газетасы да (1910, 29 ноябрь) күчереп баса. «Әлислах»та икенче юл «Нәрсәдән бу? — Билгеле, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген» рәвешендә килә. Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген — Тукай бу урында мөселманнарның изге бәйрәме — Ураза гаетен искә ала. Бәйрәм 1908 елда 1-2 октябрь көннәренә туры килгән.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908) /төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).