Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Сказка о Баране и Козе (Перевод Венеры Думаевой–Валиевой)

Перевод сказки Габдуллы Тукая «Кәҗә белән Сарык хикәясе» (1909) на русский язык.

В незапямятные где-то времена
Жили-были небогато Муж, Жена.
Голодней один другого и худой
Был у них один Баран с одной Козой.
Говорит однажды как-то Муж Жене:
– Сено снова подскочило, слышь, в цене,
О себе нам позаботиться пора,
Пусть Баран с Козой уходят со двора.
– Ладно, ладно, – говорит ему Жена, –
Я с тобою согласиться, Муж, должна.
Пусть Баран с Козой уходят со двора,
Никакого нам с тобой от них добра.
Опечалился Баран. Грустит Коза.
Им хозяина ослушаться нельзя,
Смастерили на двоих один мешок
И отправились, куда глядят глаза.
По дороге долго шли. Идут, идут,
Но пристанища им нет ни там, ни тут.
Долго ль, коротко ль идут опять, час-два,
На дороге – смотрят – волчья голова.
Испугалася Коза. По сторонам
Озирается испуганный Баран.
Так и топчутся вдвоём. Ни та, ни тот
К голове ни так, ни эдак не идёт.
Говорит Коза Барану: – Ты сильней,
А Баран Козе: – А ты, Коза, ловчей.
Так и спорят. На дороге голова.
– Ты не прав, Баран!
– Коза, ты не права!
Наконец, Баран с Козою, изловчась,
Каждый за ухо держа, и оба враз
Поднатужились вдвоём ещё чуток
И сложили волчью голову в мешок.
Побрели они опять, таща мешок,
Недалёко, видят, светит огонёк.
Говорит Баран попутчице тогда:
– Заночуем нынче там, Коза, айда!
Устрашатся волки нашего огня,
Отдохнём зато на славу ты и я.
Соглашается Коза: – Айда, айда,
Отчего же не пойти с тобой туда!
На огонь пришли. Глядят Баран, Коза,
И такое тут предстало их глазам!
Три-четыре волка в мёртвой тишине
Варят вместе кашу на большом огне.
От испуга обмерла Коза. Баран –
Вот-вот сердце разорвётся пополам.
Но, чтоб волки им не сделали вреда,
Говорят: – Вам добрый вечер, господа!
Без притворства рады волки тем гостям:
– Мясо к ужину пожаловало к нам!
И зовут Козу с Бараном к ним присесть,
Будет кашу чем теперь волкам заесть.
Говорит Барану хитрая Коза:
– Что стоишь, Баран, тараща ты глаза?
Принеси же волчью голову сюда!
Мяса хватит, не волнуйтесь, господа!
Волчью голову несёт Баран волкам,
Не поверили они сперва глазам.
Но Коза свою продолжила игру:
Говорит она Барану: – Что ж ты, друг!
Там в мешке ещё одиннадцать голов –
Погуляем в кои веки за столом –
Отыщи же, наконец, мекекеке,
Волчью голову, крупнее всех в мешке!
А Баран уже смекнул, что за игра,
Ту же голову кладёт он у костра.
Не на шутку испугались волки тут,
Друг на друга смотрят и чего-то ждут.
Каша с мясом позабыта в ту пору,
Уносить скорее ноги подобру
Озабочен каждый из волков, умолк,
Путь к спасенью ищет судорожно волк.
В это время самый старший из волков,
Это волк бывалый, смелый и толков,
Говорит, вставая: – Принесу воды,
Загустеет каша – хуже нет еды.
Ждут-пождут его: ни волка, ни воды,
Никому ни до питья, ни до еды.
Общество устало. Срок давно истёк,
Без следа, без звука сгинул Старый Волк.
Ещё пуще испугались волки. Так
Напугал волков исчезнувший вожак.
И тогда, вставая, говорит второй:
– Заблудился старый, приведу домой.
Что и этот скрылся, ясно всем без слов.
Общество скучает несколько часов.
Ожидания давно истёк весь срок,
Собирается в дорогу третий волк.
Три-четыре волка за одним другой,
Третий и четвёртый, так же, как второй,
Разбежались в страхе все по сторонам,
Тут Коза вздохнула, и вздохнул Баран.
Подогнувши ноги, сели у огня,
Вкусно закусили на закате дня:
Каша подоспела вовремя. Потом
И заночевали в тишине вдвоём.
На рассвете снова оба на ногах,
С головою волчьей сумка на плечах
Нашего Барана. Налегке Коза.
Вышли спозаранку. Тут и сказка вся.



(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).



Оригинал сказки на татарском:

Габдулла Тукай. Кәҗә белән Сарык хикәясе

Борын заман бер Ир белән Хатын торган,
Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;
Асраганнар бер Кәҗә берлә бер Сарык, —
Болар булган берсеннән дә берсе арык.

Әйтә бер көн Ире: «Кара монда, Хатын! —
Үзең яхшы беләсең бит печән хакын, —
Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,
Ашап ята бушка гына алар азык».

Хатын күнде, диде: «Ирем, ярар, ярар,
Бу икене кумаклыкка булсын карар;
Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән,
Аларны соң асрап торып ни файда бар?»

Нишли инде мескин Кәҗә белән Сарык?
Булмый хуҗа кушканына каршы барып.
Икесенә бер зур гына капчык тегеп,
Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.

Китте болар. Бара, һаман бара, бара, —
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Бара болар. Күпме баргач, Алла белә,
Юл өстендә үлгән Бүре башын таба.

Курка башны кузгатырга Кәҗә-куркак,
Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак, —
Баш янында болар икәү тора куркып,
Әйтешәләр бер-берсенә: «Син тот, мин тот!»

Кәҗә әйтә: «Сарык абзый, син көчлерәк».
Сарык әйтә: «Син, сакалбай, гайрәтлерәк».
Бүре башын кулга тотып кузгатырга
Юлдашларның берсенең дә җитми йөрәк.

Озак торгач шунда Кәҗә белән Сарык,
Бүре башын тоталмыйча, куллар барып,
Башны икәү тотып ике колагыннан,
Юнәлделәр, капчыклары эченә салып.

Бара болар. Тукталмастан һаман бара.
Күрә болар: ерак түгел бер ут яна.
Утны күргәч, иптәшенә әйтә Сарык:
«Әйдә, Кәҗә, куныйк бүген шунда барып.

Ут янына бүреләр дә килалмаслар,
Безнең анда кунганлыкны белалмаслар».
Сарыкның бу киңәшенә Кәҗә күнде:
«Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде».

Кәҗә, Сарык ут янына якын барса,
Мескиннәрнең күз алдында менә нәрсә:
Өч-дүрт Бүре утырганнар каршы утка,
Тыршып-тыршып пешермәктә алар ботка.

Кәҗә, Сарык, күргәч ушбу тамашаны,
Калды куркып, һәрберсенең ярты җаны.
«Исәнмесез, дустлар, Бүре әфәнделәр!» —
Диләр болар, күрсәтмичә курку хәле.

Куаналар өч-дүрт Бүре, моны күргәч,
Алларына Сарык белән Кәҗә килгәч:
«Ашыйбыз, — дип, — бу икәвен тотабыз да,
Менә ничек ит таптык, — дип, — боткабызга!»

Кәҗә әйтә: «Кайгырмагыз, бездә ит күп;
Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук!
Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык!
Капчыктагы Бүре башын китер алып!»

Сарык шунда капчыктагы башны ала, —
Барча Бүре куркуыннан шашып кала;
Өч-дүрт Бүре хәйран калып торган чакта,
Кәҗә һаман гайрәт чәчә, ачулана.

Кәҗә әйтә: «Микикики! микикики!
Капчыктагы Бүре башы бит уники!
Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык,
Моннан зуррак Бүре башын китер табып!»

Сарык та тиз аңлап ала бу алдашны,
Капчыктан ул алып килә шул ук башны.
Өч-дүрт Бүре чынлап инде куркыштылар,
Бер-берсенә күзләрене йөртештеләр.

Түгел хәзер Бүреләргә ашау кайгы,
Тиз-тиз генә бу урынны ташлау кайгы.
Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын? —
Һәрбер Бүре шуңар салган бөтен уен.

Торып әйтә шул арада Өлкән Бүре, —
Картайган һәм күп эшләрне үткән Бүре:
«Туктагыз, — ди, — мин тиз генә су китерим,
Суы бик аз, безнең ботка пешәр коры».

Шулай итеп, Өлкән Бүре суга китә.
Кайтмый ләкин, озак кына заман үтә.
Кайтмый Бүре — эзе дә юк, исе дә юк,
Мәҗлес халкы арып бетә көтә-көтә.

Бүреләрне тагы каты курку басты,
Чөнки хәзер башлыклары китеп качты.
Тагын берсе суга таба китте торып:
«Туктагыз, мин эзләп кайтыйм», — дигән булып.

Мәгълүм инде, бу Бүре дә кача шулай,
Хәйлә берлән качарга юл ача шулай.
Кайтмый бу да, әллә ничә сәгать үтә,
Мәҗлес халкы көтә һаман, көтә, көтә.

Өч-дүрт Бүре берсе соңра кача берсе,
Өченчесе, аннан соңра дүртенчесе.
Болар качкач, Кәҗә белән безнең Сарык
Китә инде рәхәтләнеп, ирек алып.

Утыралар аяк бөкләп каршы утка,
Болар инде тәмләп кенә ашый ботка.
Ашап туеп, рәхәт кенә, тыныч кына
Кәҗә, Сарык бу төннәрен шунда куна.

Иртә берлән иртүк торып, таң аткач ук, —
Кулларында Бүре башы салган капчык, —
Тагын болар урман буйлап сәфәр итте.
Нәрсә языйм?.. Хикәям дә шунда бетте. 



(«Кәҗә белән Сарык хикәясе». «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. 1909 елның 10 ноябрендә язылган бу әсәр шагыйрьнең «Шүрәле», «Су анасы» кебек әкият-балладалары төркемен дәвам итә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз