Габдулла Тукай. Сомнения и колебания (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Тәрәддөд вә шөбһә» (1909) на русский язык.
Только скрипнет дверь, весь потом в страхе покрываюсь я:
То сводить со мною счёты совесть жалует моя.
Странно мне: любое дело – как проклятье надо мной,
Нет ни дня, ни сна, как будто сам шайтан хозяин мой.
Что я видел в этой жизни? И каких достиг побед?
Оступаюсь то и дело и теряю верный след.
Пою песни. Но на пользу ли народу я пою?
И что как шайтан – не ангел – вдохновляет песнь мою?
Не сойти б и в самом деле от поэзии с ума:
На майдан выходят строем книги за одной одна.
Жизнь на этом свете для меня кромешный ад,
А как песнь сложу – из рая с приглашением спешат.
Дивным садом расцветает каждый лист, что исписал,
Буквой каждой вырастают предо мной вильдан, гильман*.
Стих написан, напечатан, но опять я удручён:
Моё имя, что с ним станет, запятнаю нипочём!
Написал, но нет покоя, недоволен я собой,
Вновь укором каждый промах и ошибка предо мной.
Духом падаю, не чаю я подняться никогда,
Вдруг, откуда ни возьмись, опять взойдёт моя звезда
И сияет надо мною, мне надежду подаёт,
Дева юная сама мне слёзы осушить придёт.
*Гильман — служители рая.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.)
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Тәрәддөд вә шөбһә
Бер шытырдауны ишетсәм, аузыма җаным килә;
Уйлыймын: «Шелтә кыйлырга әллә вөҗданым килә?»
Аптырыйм: юк изге эш ятканда да, торганда да;
Эш кушарга каршыма һәр дәмдә шайтаным килә.
Нәрсә күрдем бу җиһанда, ни бетердем? Уйласам:
Алдыма чын эз вә юлдан читкә тайганым килә.
Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?
Бер мәләктән яки шәйтаннанмы илһамым килә?
Раст, бу шагыйрьлек белән мин чынлап ук аурыйм бугай:
Бер-бер атлы рәтләнеп, мәйданга диваным килә.
Мин сизәм: дөнья йөзе дүзәх, җәһәннәмдер миңа;
Бер шигырь язсам гына, җәннәт вә ризваным килә.
Һәр каралткан кәгаземдә санки багъ, бостан була;
Һәр хәрефтән каршыма вилдан вә гыйльманым килә.
Шигъреми яздым, басылды; мин тагын зур кайгыда:
Фикремә юк-бар белән исмемне игъланым килә.
Һич риза булмыйм үземнән язганымнан соңра мин;
Һәр заман күз алдыма кимлек вә ноксаным килә.
Кайвакытлар һәр сәгадәттән өмидемне өзәм,—
Әллә кайдан шунда икъбаль атлы чулпаным килә.
Ялтырый ул күкләремдә, күп өмидләр арттыра:
Күз яшем сөртергә гүя назлы җананым килә.
Тәрәддөд вә шөбһә — икеләнү һәм шикләнү.
Һәр дәмдә — һәр сулуда, һәр мәлдә.
Мәләк — фәрештә.
Диван — шигырьләр җыентыгы.
Дүзәх — тәмуг.
Ризван — җәннәт сакчысы.
Санки — әйтерсең лә, гүя.
Багъ, бостан — бакча.
Ноксан — җитешсезлек, кимчелек.
Икъбал — якты киләчәк.
Жанан — сөекле, сөйгән кыз.
(«Тәрәддөд вә шөбһә». — «Әлислах»ның 1909 елгы 18 февраль (61нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «3нче дәфтәр»нең 2нче басмасына (1909), аннары «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. «Әлислах»та һәм «3нче дәфтөр»дө икенче юл — «Шикләнәм...», 19нчы юл «Бер заманнар...» дип башлана. Текст «Әдөбият»тан (1909) алынган.
Ризван — Коръәндә искә алынган оҗмах сакчысы.
Вилдан вә гыйльманым — Коръәндә искә алынган оҗмахтагы хезмәтче егетләр.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).