Габдулла Тукай. Сон (Перевод Нияза Ахмерова)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Төш» (1910) на русский язык.
Как-то раз мне снился дивный сон,
Будто Шахом сел я в зале тронном.
Ах, неужто Музою пленен,
Был в миру поэтом я влюбленным?!
Вот я поднял в золоте главу
И Тебя зову с невольным страхом:
Люб ли я тебе, как наяву,
В дни, когда я вовсе не был Шахом?!
Вкруг меня войска мои стоят,
Все пути заполнив рядом стройным.
Все молчат. Все ловят милой взгляд.
Жду и я с тоскою беспокойной.
В тот же миг прервался чудный сон.
Встал я с ложа злой и удрученный.
«Ах, судьба! Зачем стащила трон?!»
Я вскричал, ужасно огорченный.
Что ж тут делать? Спорить ли с судьбой?
И тогда моя взыграла младость:
«Что мне трон?! Осталась ты со мной!
Ты — любовь и жизнь моя, и радость».
(Из сборника: Тукай Габдулла Стихотворения/Перевод Н.У.Ахмерова. — Казань: Тан-Заря, 1996. — 32 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Төш
(Гетедән)
Мин төш күрдем. Гүя мин бер зур шаһ, имеш,
Таҗыма тезгән энҗе, мәрҗән, ахак, имеш;
Сине сөеп, шигырь сөйләп, шагыйрь булып
Йөрүләрем бөтенләй үк нахак имеш.
Таҗлы башым хозурыңда иям, имеш,
«Җанашым, мин сине сөям», — диям, имеш;
Нәрсә генә әйтер инде сөйгәнем дип,
Эчемнән бик янам, имеш, көям, имеш.
Әтрафымны чолгап алган гаскәрләр дә
Гөл йөзеңә күзләрене теккән бар да;
Минем өчен синнән шәфкать булырмы дип,
Бөтен гаскәр тын да алмый интизарда...
Төш шул төшкә җиткәч, шагыйрь уянды да,
«Явыз язмыш!» — диеп азрак уйланды да,
Уйларга да өлгермәде, мискин гашыйк,
Кайнар яшькә ике күзе чыланды да!
Бераздан соң килде аңар шатлык янә:
Егъласам мин, егъладым, ди, шашып кына;
Мәхәббәтем һаман иске мәхәббәт ич,
Югалтсам мин, югалттым, ди, шаһлык кына.
Хозурыңда — каршыңда.
Әтраф — тирә-як.
Интизарда — көтеп торуда.
(«Төш». «Вакыт»ның 1910 елгы 20 ноябрь (696нчы) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган, «Гетедән» дип куелган. «Күңел җимешләре»ндәге «Берничә сүз»не язучылар (нәширләр) уенча, «Төш» шигыре ихлассыз чыккан.
«Вакыт»та 3нче строфаның 1 нче юлы «Дүрт ягымны чорнап алган гаскәрләрдә...» дип, 5нче строфаның 1нче, 2нче һәм 3нче юллары «Егълап туйгач килде аңар шатлык янә: Юкка гына егъладым, ди, шашып кына», «Югалтсам тик югалттым (ди) шаһлык кына» дип бирелгән. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).