Габдулла Тукай. Совет (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Киңәш («Якын дустым...»)» (1908) на русский язык.
Мой близкий друг! Тебе совет мой будет:
Не доверяй сердечной тайны людям.
Пусть будут одному тебе известны
Твои печали, слёзы, смех и песни.
Сокровища души без разговоров
Верней хранятся от нескромных взоров.
Ведь люди только о себе пекутся,
А над чужим страданием смеются.
Они хищны, как волки. Сторониться
Старайся от людей, не от волчицы.
Прознав секреты, будут насмехаться,
Представят дураком, чтоб издеваться.
Беги от их похвал, лети, как птица,
Охота на тебя не прекратится.
А если вдруг отчаянье настигнет
Иль горе и несчастие постигнет,
В укромном уголку, не сдерживая боли,
Слезами детства выплачешься вволю.
На случай, что и тут нагрянет кто-то,
Советую: тогда скажи, мол, что-то
С утра неладно у меня с глазами,
Текут из глаз сегодня слёзы сами.
(Источник: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Киңәш («Якын дустым...»)
Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул:
Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул.
Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел,
Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл.
Ачып яшьрен хәзинәңне йөрәктән,
Сөйләшмә бер дә артык сүз кирәктән:
Кешеләр үзләрен анчак сөярләр,
Бәхетсезләрнең өстеннән көләрләр.
Алар ерткыч, алардан читтә бул син,
Алар барда бүрең бер якта торсын.
Серең белгәч кызартырлар йөзеңне,
«Җүләр бу!» — дип ачырмаслар күзеңне.
Кача күр, кош кеби, мактауларыннан,
Хәбәрдар бул ки шунда ау барыннан.
Әгәр басса сине бер-бер заманны
Еламый йомшамас хәсрәт вә кайгы, —
Утыр аулакка, кайда һич кеше юк,
Сабыйдай, тәмле-тәмле күз яше түк.
Килеп керсә берәү нәкъ шул чагында,
Сиңа мин бер киңәш әйтим тагын да:
Диген син: «Күзләрем никтер авырта,
Өзелми яшь ага кич һәм дә иртә!»
Анчак — шулай.
(«Киңәш» («Якын дустым! сиңа...»). Шигырь «Әлислах»ның 1908 елгы 15 сентябрь (45нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган, «Габдулла Тукаев диваны»на (1909) кертелгән. Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).