Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Старичьё в номерах (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Нумирга төшкән искеләр» (1909) на русский язык.

В коридорах с важным видом, словно старые козлы,
Они ходят постоянно, их всегда увидишь ты.

Платье хлопает при шаге вместо брюк, и от штанов
Непременно шнур свисает и цепочка от часов.



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Нумирга төшкән искеләр

Күрерсең син боларның йөргәнен һәрдәм коридорда:
Йөриләр карт кәҗәдәй — үзләрен анлар саный зурга.

Озын күлмәк лыпырдый, чалбары юк һәм изү чишкән...
Сәгатьтән һәм дә ыштаннан да чылбыр салынып төшкән.

 

Һәрдәм — һәрвакыт.
(«Номерга төшкән искеләр». —  «Яшен»нең 1909 елгы 8нче (29 апрель) санында басылган, аннары «Әдәбият»ка (1909) кертелгән, «һөҗүвият» дигән гомуми баш астында «Яшен»нең шул ук елгы 9нчы (21 май санында, рәсем асты буларак, кабатлап имзасыз бирелгән. Рәсемдә: эшләпәле мужик, күкрәгендә чылбыр. Чылбырның бер башы кесәсендә. Ыштаны асылынып төшкән. Текст «Әдәбият»тан (1909) алынган.
Нумир — кунакханәләрдәге бүлмә (номер) күз алдында тотыла.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз