Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Субханалла, субханалла (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Сөбханалла, сөбханалла» (1909) на русский язык.

Спасибо, в детстве научил меня хальфа*
Сказать положенные случаю слова:
– «Субханалла»** произнести должно, когда
Взойдет луна новорожденная едва.

С тех давних пор, завидев в небе, как взошла,
Висит, как золотое колесо, луна,
Переполняюсь я восторгом до краев
И говорю: «Субханалла, субханалла!»

Конечно, больше по привычке говорю,
Обычную у нас молитву я творю.
Но есть мгновения: из глубины души
Идут слова. Хальфа, тебя благодарю.

Когда возлюбленную вижу я мою,
Огнем пылаю по которой и горю,
Хальфа! Тогда, лишившись дара речи, я
Опять к уроку прибегаю твоему.

Как полная луна, лицо и голова,
Глаза ее – новорожденная луна,
Молюсь, восторгом переполнен до краев,
И говорю: «Субханалла, субханалла!»

Какой-нибудь ее увидит Гайнетдин,
Совсем простые Котбетдин и Шамсетдин,
Где им, невеждам, говорить «субханалла»?
Не знают ничего такого ни один.

Когда б, хальфа, как нищий без гроша,
Непросвещенной оставалась бы душа,
И я бы, как они, любуясь, говорил:
– Ай-яй, чертовка, до чего же хороша!


*Хальфа — учитель.
**Субханалла — формула восхваления, произносимая при восторге.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.)



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Сөбханалла, сөбханалла

Сабый чакта укытканда мине хәлфә,
Рәхмәт аңар, өйрәтте бер яхшы нәрсә: 
— «Сөбханалла» диеп әйтү тиеш, — диде,—
Бер мән яңа гына туган айны күрсә.

Шул заманнан бирле айның туганына
Һәм дә алтын көпчәк төсле тулганына
Карап, күңлем кайчан минем хәйран кала,
Диям шунда: сөбханалла, сөбханалла!

Бу әйтүем, хәер, минем гадәт кенә,
Бу бертөрле дини булган әдәп кенә;
Бер вактым бар — чын күңлемнән укыйм моны,
Хәлфәм! Яусын сиңа һаман рәхмәт кенә.

Менә нәрсә: күрәм бәгъзан сөйгәнемне,
Көннәр, төннәр гыйшкы берлән көйгәнемне;
Хәлфә, шунда минем телем тотлыгадыр,
Эшкә кушам тагын шул ук белгәнемне.

Тулган айга охшаш йөзе, башы аның,
Яңа туган айга охшаш кашы аның;
Күңлем аңар карап торып хәйран кала,
Укыйм чынлап: сөбханалла, сөбханалла!

Әгәр күрсә шул матурны Гайнетдиннәр,
Гади генә Котбетдиннәр, Шәмсетдиннәр,
«Сөбханалла» дию кайда аларга соң! —
Укымаган алар, бернәрсә белмиләр.

Әгәр, хәлфә, мин дә шулай надан булсам,
Синнән гыйлем алалмыйча калган булсам,
Әйтер идем, шулар кеби, мин гыйрфансыз:
Әй-яй, бигрәк матур икән, чукынган кыз.

 

Мән — кеше.
Бәгъзан
кайчакта.
Гыйрфансыз — аң-белемсез.

(«Сөбханалла, сөбханалла». «Әдәбият»та (1909) басылган. Текст шуннан алынган. К.Бәкер үзенең бәяләмәсендә бу шигырьне «Тукаевның иң муаффәкыятьле вә тәкъдир ителергә тиешле булган» әсәрләр рәтендә саный... Аныңча, «Без бу шигырьләрне укып, бөтен татар дөньясындагы укучылар белән хиссиятләремезне уртаклаша аламыз» (Йолдыз. 1909, 2 декабрь).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз