Габдулла Тукай. Судьба (Перевод Алены Каримовой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Арба, Чана, Ат» (1909) на русский язык.
Однажды собрались втроём: кобыла, сани и арба
И жалуются: у кого несчастнее из них судьба.
Арба сказала: «Летом нет покоя мне и счастья нет:
И день тружусь, и ночь тружусь — не мил становится мне свет».
Сказали сани: «Ох, арба, ты знала бы,как нам зимой!».
Вступила лошадь в разговор, вздохнула лошадь: «Боже мой!
И ты, арба, и сани, вы, — у нас живёте как в раю:
Полгода трудитесь — зато полгода отдых вам дают.
Ругать нелёгкую судьбу святое право у меня —
Чтоб отдохнула я чуток — нет у меня в году ни дня!»
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Арба, Чана, Ат
Бер заман бер төшкә килгән Ат белән Арба, Чана;
Бу өчәү һәрберсе дә үз тормышыннан зарлана.
Арба әйтә: «Җәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен:
Көн-төне эштә йөрим, һичбер җигелми тормыймын».
«Әмма соң бу кыш көне бигрәк уңайсыз!» — ди Чана.
Ат та, сүзгә кушылып, үз нәүбәтендә зарлана:
«Юк ла, и Арба, Чана! — ди,— сезгә тормыш бик уңай,
Эшләсәгез алты ай сез, ял итәсез алты ай.
Күпме зарлансам урын бар, мин каты мәзлум менә:
Хәл җыймыйм ел тәүлегендә, ичмасам, бер көн генә!»
Мәзлум — кимсетелгән, рәнҗетелгән.
(«Арба, Чана, Ат». — «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. Тик 1985 елгы басмада шигырьнең өстән 6нчы строфасындагы «катышып» сүзе «кушылып» дигән сүз белән алыштырылган. Язылу датасы кулъязмада «1909» диелгән.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).