Габдулла Тукай. Свобода женщин (Перевод Вероники Тушновой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Хатыннар хөррияте» (1909) на русский язык.
(По В.Князеву)
Свободу женщине! Горю желаньем женщинам помочь.
Об этом думать я готов и день и ночь, и день и ночь.
В своих намереньях я тверд. Коль надо, я пойду на бой.
Да, я за женские права готов пожертвовать собой.
Шагайте, женщины, вперед! В защиту выступи, печать!
Ведь притеснителей давно пора расстреливать начать!
Народы мира, дайте путь, склонивши головы сперва…
Мир женщин, здравствуй! Наконец, ты обретешь свои права.
Пора нам тучи разогнать, которым имя — чапаны.
И все мы эти чапаны собакам выбросить должны.
Пусть будут женщины — цари! И мудрецы! Долой обман!
Пусть силы женские рекой текут в прогресса океан.
Учись, пиши и познавай… О половина наша, ты
Одна сумеешь нам помочь достигнуть должной высоты.
Жена, послушай, мне пора. Подай-ка брюки поживей.
Да нет, не эти! Погляди — они все в пятнах, ей-же-ей!
И эти тоже! Ведь сказал, что ты их вычистить должна.
Сто раз мне, что ли, повторять? Корова ты, а не жена!
(Из сборника: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Хатыннар хөррияте
(«Сатирикон»нан)
Көям бирмәк өчен хөрлек, азатлыклар хатыннарга;
Бөтен фикрем, уем шулдыр, карамый көн вә төннәргә.
Бу уйдан кайтасым юктыр, әгәр канлы сугыш булса,
Хатыннар ирке угърында үләрмен мин, үлеш булса.
Хатыннар! Атлагыз алга! Бу юлда шаула, матбугат!
Хатыннарны кысучыларга каршы ач сугыш, ук ат!
Иел, и халкы дөнья! Уртадан юл бир хатыннарга!
Яшә, и галәме өнса! Вакыт хакларны аңларга!
Таралырга вакыт инде чапан атлы болытларга;
Чапаны да, Бохары да ашарга калсын этләргә!
Алар да, ир кеби, шаһлык, хәкимлек намнарен таксын!
Хатыннан көч тәрәкъкый бәхренә күл-күл булып аксын!
Укы, яз, бел, тырыш син, и мөкаддәс яртыбыз безнең!
Кеше булмак өчен иң-иң беренче шартыбыз безнең!
— Эшем бар бит, хатын, тиз булсана, бирсәңче чалбарны!
Бу тапланган икән; бир, яхшысы һәм тапсызы бармы?
— Кара, монсы да тапланган! Дидем бит: таплары бетсен!
Шуны чистартмагансың: җә, хатынмы син? Сыер бит син!
(«Хатыннар хөррияте». «Яшен»нең 1909 елгы 7нче (2 март) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. «3 нче дәфтәр»нең 2 нче басмасына (1909), аннары «Әдәбият»ка кертелгән. Текст «Әдәбият»тан (1909) алынган.
Тукай рус шагыйре В.В.Князевнең (1887-1937) «Либерал средней руки перед банкетом» дигән шигырен татар мохитенә якынлаштырып тәрҗемә иткән. Русча тексты түбәндәгечә:
За женские права вступаю в смертный бой!
Вперед, соратники! Труби сильнее, пресса!
Да льется женский труд широкою рекой
В безбрежный океан всемирного прогресса!
Дорогу женщине! Да царствует она
На поприщах труда искусства и науки,
Как царствуем и мы!..
Позвольте-с ! Вот те на!
Да что ты, матушка, глупее что-ль, бревна?..
Ты только посмотри!.. Сюда смотри, на брюки!..
Ну! Это что?.. Пятно... Почистить было лень?
Измяты обшлага у глаженой рубахи,
Нет пуговиц совсем... И это каждый день!..
Ведь есть же, черт возьми, подобные неряхи!..
«Сатирикон» журналында берәү, хатыннар тарафдары булып, идән буенда: «Хатыннар! Атлагыз алга!» – дип гайрәтләнеп йөри торган бер кешенең, фәкать чалбарын тазартмаган өчен, үз хатынын эт итеп сүккәненнән көлә.
Миңа килгәч ул шигырь, табигый, миллиләште. Күп кешеләр бу шигырьдән морат (теләк) нәрсә икәнен аңлап җитмәгәнгә, азрак изах (искәрмә) иттем. Мөтәрҗим (тәрҗемәче). (Г.Тукай искәрмәсе).
Угърында — юлында.
Халкы дөнья — дөнья халкы.
Каләме өнса — хатын-кыз дөньясы.
Тәрәкъкый бәхренә — алга китү (прогресс) диңгезенә.
(Сатирикон. 1908. № 24. С.15.)
«Сатирикон» — 1908-1914 елларда Петербургта рус телендә чыккан атналык сатирик журнал.
Чапаны да, Бохары да ашарга калсын этләргә! — Бу юлда Бохарада һәм аның аркылы татарлар арасында да таралган хатын-кызны чапан бөркәндереп йөртү кебек күренешләргә шагыйрьнең тискәре мөнәсәбәте чагыла.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).