Габдулла Тукай. Татарская молодежь (Перевод Сергея Северцева)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Татар яшьләре» (1912) на русский язык.
Горд я нашей молодежью: как смела и как умна!
Просвещением и знаньем словно светится она.
Всей душой стремясь к прогрессу, новой мудрости полна,
Водолазы дна морского — нам такие и нужны!
Пусть мрачны над нами тучи, грянет гром, дожди пойдут,
И мечтанья молодежи к нам на землю упадут.
По вершинам, по долинам зашумят потоки вод,
Грянут битвы за свободу, сотрясая небосвод.
Пусть народ наш твердо верит всей измученной душой:
Заблестят кинжалы скоро, близок день борьбы святой.
И с оправою пустою пусть не носит он кольца:
Настоящие алмазы — наши верные сердца!
(Источник: Тукай Г.М. Шигырьләр (татар, рус, башкорт, чуваш, удмурт, мари телләрендә). — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 135 б).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Татар яшьләре
Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре:
Аңламак, белмәк, тәрәкъкый, мәгърифәт, хикмәт белән
Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары.
Мондый күрнеш сөйнеченнән инде мин алдан беләм:
Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары.
Өсттә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар,
Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары.
Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау астлары.
Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.
Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, —
Без аның бик зур фәхерле, чын брилиант кашлары!
Дикъкатә лаек — искә алырга лаек.
Тәрәкъкый — прогресс.
Һәрдәм — һәрвакыт.
Гаувас — чумып энҗе-мәрҗән эзләүче.
Касд — теләк, омтылыш.
Фәхерле — мактанычлы.
(«Татар яшьләре». – «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст шуннан алынган. 1910 елда Тукай «Яшьләр» исемле шигырендә «Җегетләр! Бездә көч юк, ахры, булмас!» - дип белдерсә, 1912 елда, Петербургка баргач, халыкка хезмәт итү өчен әзерләнә һәм киләчәккә өмет белән карый торган татар яшьләре белән аралашкач, аңарда яшәү теләге яңа көч белән кабынып китә. Шигырь шушы тәэсирләр йогынтысында язылган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).