Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Татарская молодёжь (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Татар яшьләре» (1912) на русский язык.

О татарской молодёжи есть сегодня что сказать:
Хочет жить активно, ярко, хочет знать и понимать.

К просвещению стремится, в ногу с временем идёт.
Я, обрадованный этим, вижу, веря, наперёд:

Вот кто нам добудет знанье, словно жемчуг, из глубин,
Тучи чёрные разгонит, и с заоблачных вершин

Молодых надежд с дождями к нам прольётся благодать.
Эти воды будут горы и подножья заливать.

Новой жизни ликованье громом грянет на весь свет;
Заблестят кинжалы, сабли битв священных и побед.

В перстне нации смятенной, что без камня и карат,
Будем мы – её бесценный, настоящий бриллиант.



(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2008. — 223 с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Татар яшьләре

Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре:
Аңламак, белмәк, тәрәкъкый, мәгърифәт, хикмәт белән

Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары.
Мондый күрнеш сөйнеченнән инде мин алдан беләм:

Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары.  
Өсттә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар,

Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары.
Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау астлары.

Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.

Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, —
Без аның бик зур фәхерле, чын брилиант кашлары!



Дикъкатә лаек — искә алырга лаек.
Тәрәкъкый — прогресс.
Һәрдәм — һәрвакыт.
Гаувас — чумып энҗе-мәрҗән эзләүче.
Касд — теләк, омтылыш.
Фәхерле — мактанычлы.

(«Татар яшьләре». – «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст шуннан алынган. 1910 елда Тукай «Яшьләр» исемле шигырендә «Җегетләр! Бездә көч юк, ахры, булмас!» - дип белдерсә, 1912 елда, Петербургка баргач, халыкка хезмәт итү өчен әзерләнә һәм киләчәккә өмет белән карый торган татар яшьләре белән аралашкач, аңарда яшәү теләге яңа көч белән кабынып китә. Шигырь шушы тәэсирләр йогынтысында язылган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз