Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Театр (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Театр» (1907) на русский язык.

Театр – пособие народу,
Он пробудить народ способен.

Театр направляет к свету,
Пути обратного там нету.

В театре смех и развлеченье,
Над прошлой жизнью размышленье.

Себя узнаешь – посмеёшься 
Или слезами обольёшься.

К своей примеривая жизни,
Недостаёт чего иль лишне,

Усовершенствуешь, поправишь,
Самопознанье обретаешь.

Когда жесток, то станешь добрым,
Холодный – станешь теплокровным.

Всех видит равными театр,
Ему что раб, что император.

Высоким духом освящённый,
Театр храм для посвящённых.

Он – воспитатель душ и нравов,
Театр – школа равноправия,

Однако, при одном условии:
Быть должен правильно устроен,

Чтоб, наливаясь и краснея,
На древе блага хорошея,

Румяным яблоком созревшим
Упасть к ногам.

 

(«Театр»  – опубликовано в «Эльислахе», №8, 26 ноября 1907 года.
(Источник: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.)).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Театр

Халыкка дәрсе гыйбрәттер — театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең —
Көләрлек булса, булмаса — еларсың.

Күрерсең тормышың нинди: җитешме?
Җитеш булмаса, кай җире җитешми?

Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең, —
Шулай шактый белем тәхсил итәрсең.

Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң;
Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң.

Тигез күрә бөтен җанны театр:
Кирәк кол бул, кирәксә — император.

Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул,
Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул.

Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер,
Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер.

Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә,
Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә,

Ул — алма, мөддәте тулганда пешкәч,
Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч.
 

Дәрсе гыйбрәт — гыйбрәт дәресе.
Тәкмил  итү — камилләштерү.
Тәхсил итү — белем алу.
Гали — олы.
Дарел-голүм — белем йорты.
Дарел-әдәп — әдәп йорты.
Һиммәт — игелек.
Мөддәте тулганда — вакыты җитеп.

(«Театр». «Әлислах»ның 1907 елгы 26 ноябрь санында «Г.Тукаев» имзасы белән чыккан. «4нче дәфтәр»дә (1907) басылган. Соңгысында: «Кирәк кол бул, кирәксә император», – дигән юлдан «император» сүзе төшереп калдырылып, урынына күп нокталар куелган.
«4нче дәфтәр»нең 1909 елгы икенче табгында (басмасында): «Тигез күрә бөтен җанны театр: Кирәк кол бул, кирәксә император», – икеюллыгы «юкка чыккан». Билгеле ки, бу үзгәртүләр – патша цензурасы таләпләрен үтәү нәтиҗәсе. Текст «Әлислах»тан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз