Габдулла Тукай. Утешение (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Юаныч» (1907) на русский язык.
Течёт вода, и жизнь течёт,
Нас впереди себя ведёт.
Всё изменяется. Пройдут
Беда и горе в свой черёд.
Есть впереди у нас дела.
Заминка временной была.
Настанет день, придёт судья:
Из чёрной станет жизнь бела.
Нам к просвещению идти
Без остановок на пути.
Не бойся: знание тебе
Следы проложит впереди.
В пути всегда с надеждой будь,
Отчаянье забудь, забудь.
Дождь благодати золотой
Ещё на наш прольётся путь.
Уже недолго старикам
Путь преграждать к прогрессу нам.
(«Утешение» – напечатано в газете «Объяснение правды», № 197, 24 июля 1907 года. Последние две строки, по усмотрению газеты, опущены. Тукай больше не давал этой газете стихов.
(Источник: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.)).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Юаныч
Гомер агымы судай ага,
Кага безне алга таба;
Китәр баштан кайгылар да,
Әкрен-әкрен ага-ага.
Алда көннәр дә бар әле;
Укып, милләт, агар әле;
Бер көн килер, ия чыгар,
Бу хәлең мөстәгар әле.
Мәгърифәт эзлә, бар әле,
Истигъдад бездә бар әле;
Адаштым дип егълый күрмә:
Гыйлем чын эз табар әле.
«Ля тәйәсү!» әмрене тот!
Оныт нәүмизлекне, оныт;
Күрәмсең: күктә бар болыт,—
Явар рәхмәт, явар әле.
Безне артка тарткан картлар
Мәзарестан таба атлар.
Агар — ак бул.
Мөстәгар — вакытлы, читтән килгән.
Истигъдад — булдыклылык.
Мәзарестан — каберлек.
(«Юаныч». «Бәянелхак» газетасының 1907 елгы 24 июль (197нче) санында кыскартылып басылган. Бу хакта «Казан мөхбире» газетасы «Идарәдән җаваплар» рубрикасында мондый аңлатма бирә: «Мөхтәрәм шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев җәнапләренә: «Җуаныч» басылды, ләкин, мәгаттәәссеф, курдегезчә, кыскартылмыштыр. Шигырьләрегез мәгальмәмнүният дәреҗ ителәчәктер» (1907 ел, 27 июль, 234нче сан).
Текст «Бәянелхак»тан алынган. «Ля тәйәсү...» – Өметсезлеккә бирелмәгез.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).