Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Утешение (Перевод Владимира Микушевича)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Юаныч» (1907) на русский язык.

Стремительная жизнь течет
И за собою нас влечет;
Так все мы движемся вперед,
Минует горе в свой черед.
В народе пробужденью быть,
Свободе, возрожденью быть;
Дурные минут времена,
В умах освобожденью быть!
Недолго заблужденью быть,
Недолго наважденью быть,
Науке восторжествовать,
Разумному сужденью быть!
Надейся же среди невзгод,
И счастлив будет наш народ;
Плодотворящий дождь пройдет;
В трудах вознагражденью быть!
А кто вчерашним днем живет
Тот мертвым сном навек заснет.

 

(Источник: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд-во, – 2006. – 192  с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Юаныч

Гомер агымы судай ага,
Кага безне алга таба;
Китәр баштан кайгылар да,
Әкрен-әкрен ага-ага.

Алда көннәр дә бар әле;
Укып, милләт, агар әле;
Бер көн килер, ия чыгар,
Бу хәлең мөстәгар әле.

Мәгърифәт эзлә, бар әле,
Истигъдад бездә бар әле;
Адаштым дип егълый күрмә:
Гыйлем чын эз табар әле.

«Ля тәйәсү!» әмрене тот!
Оныт нәүмизлекне, оныт;
Күрәмсең: күктә бар болыт,—
Явар рәхмәт, явар әле.

Безне артка тарткан картлар
Мәзарестан таба атлар.

 

Агар — ак бул.
Мөстәгар — вакытлы, читтән килгән.
Истигъдад — булдыклылык.
Мәзарестан — каберлек.

(«Юаныч». «Бәянелхак» газетасының 1907 елгы 24 июль (197нче) санында кыскартылып басылган. Бу хакта «Казан мөхбире» газетасы «Идарәдән җаваплар» рубрикасында мондый аңлатма бирә: «Мөхтәрәм шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев җәнапләренә: «Җуаныч» басылды, ләкин, мәгаттәәссеф, курдегезчә, кыскартылмыштыр. Шигырьләрегез мәгальмәмнүният дәреҗ ителәчәктер» (1907 ел, 27 июль, 234нче сан).
Текст «Бәянелхак»тан алынган. «Ля тәйәсү...» – Өметсезлеккә бирелмәгез.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз