Габдулла Тукай. В часы раздумий (Перевод Виля Ганиева)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Вакъты гаҗезем» (1909) на русский язык.
(Из дневника)
Если тему нашел, то начала никак
Не могу отыскать, попадаю впросак.
Бесполезен замок, если он без ключа,
Если лесенки нет, для чего каланча?
И ладью без весла не доверишь волне.
Так и мысли мои погибают во мне.
Мелют критики вздор, презираю их суд,
Но бывает, меня ошарашат, сомнут.
С постижением истины мне не везло.
В толк пока не возьму — где добро, а где зло.
Много истинных мыслей в душе перебрав,
Сомневаюсь я все еще — прав иль не прав?
Боже! Истиной благостной горе развей!
И сомнения пот осуши поскорей!
Пусть от скверны очистится мой небосвод,
Грудью я проложил бы дорогу вперед.
(Из сборника: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Вакъты гаҗезем
(Көнлек дәфтәремнән)
Тапдисәм мәүзугъ, язарга аптырыйм:
Кай төшеннән мин моны, дим, ләктерим?
Ул йозак төсле миңа, юк ачкычым,
Йә бөек сәд — юк менәргә баскычым.
Йә кимә ул — юк янымда ишкәгем,
Шул рәвеш эчтә кала күп хисләрем.
Яки уйга калдырадыр интикад,
Итмәсәм дә мин аңар күп илтифат.
Уйлыйсың син бер фикерне: раст кеби,
Шик төшә: юк, ул да раст булмас кеби.
Юк әле миндә хәкыйкатькә вөсул,
Әллә нигә айрылалмый уң вә сул.
Йа Ходай! Кайчан чыгармын шөбһәдән?
Кипми ник шөбһә тире бу җибһәдән?
Йа Ходай! Кайчан бу золмәтләр бетеп,
Юл салырмын күкрәгем берлән этеп?
Вакъты гаҗезем — аптыраган вакытым.
Мәүзугъ — тема.
Сәд — койма, крепость.
Интикад — тәнкыйть.
Вөсул — ирешү.
Җәбһә — маңгай.
Золмәт — караңгылык.
(«Вакъты гаҗезем». — «Әлислах»ның 1909 елгы 21 июль (68нче) санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган, «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. Соңгы строфадагы «бу золмәтләр» сүзе «Әлислах»та «саташмаклар» дип бирелгән. Текст «Әдәбият»тан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).