Габдулла Тукай. В мгновенье жизни… (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Тәәссер» (1908) на русский язык.
(По мотивам стихотворения Лермонтова «Молитва»)
В мгновенье жизни роковое, когда горю я на огне,
И горе чёрною тоскою мне застилает свет в окне,
Читаю суру из Корана я быстро-быстро про себя,
И кровоточащая рана не саднит сердце у меня.
И исчезают все сомненья, и, словно чистый жемчуг там,
Святые слёзы просветленья стекают по моим щекам.
Слова горячие имана* тогда с моих слетают уст,
С души снимая мусульмана невыносимо тяжкий груз.
Склоняя голову в молитве, я говорю: «Во всех делах,
Во всех запретах справедлив Ты, Аллах акбар, велик Аллах!»
*Иман — религиозная вера.
(Источник: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Тәәссер
(Лермонтовның «Молитва» серләүхәле шигыренә тәкълид)
Гомернең иң читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән,—
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.
Оча дилдән бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин җылый башлыйм:
Яңакларны мөкаддәс күз яшемлә энҗели башлыйм.
Бөтенләй сафлана күңлем; укыйм иман, булам мөэмин;
Килә рәхәт җиңеллекләр: хәлас булам авыр йөкдин.
Ходайа! Син тыйган эшләр тәмам әкътагъ вә әбтәр, дим;
Иям баш сәҗдәгә: «Аллаһе хак! Аллаһе әкбәр!» — дим.
Тәәссер — тәэсирләнү.
Сәрләүхә — исем.
Тәкълид — ияру.
Дил — күңел.
Хәлас булу — азат булу.
Әкътагъ вә әбтәр — кирәксез һәм яраксыз.
(«Тәәссер». «Әлислах»ның 1908 елгы 21 гыйнвар (16нчы) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Газетада «Төрекчәдән» һәм (***) белән, «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) исә «Янә» шигыреннән соң нәшер ителгән. «Әлислах»та «Лермонтовның «Молитва» сәрләухәле шигыренә тәкълид» дип, «Диван»да «Лермонтовтан тәкълид» дип кенә куелган.
Тукай күңел төшенкелеге вакытында еш кына Лермонтовның шушындый әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Күренекле рус шагыйре кичергән кебек үк кичерешләр, каршылыклар эчендә яшәве, иҗат итүе ике шагыйрьне рухи яктан берләштерә һәм күпмедер дәрәҗәдә аларда рухи якынлык барлыгы турында да сөйли. Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан (1908) алынган.
Лермонтовның «Молитва» (1839) шигыре түбәндәгечә:
В минуту жизни трудную
Теснится ль в сердце грусть:
Одну молитву чудную
Твержу я наизусть.
Есть сила благодатная
В созвучье слов живых,
И дышит непонятная,
Святая прелесть в них.
С души как бремя скатится,
Сомненье далеко
– И верится, и плачется,
И так легко, легко...
Бу шигырь басылып чыгу уңае белән Вәкыйф Суксуви (Җөлал) «Идел» газетасының 1910 елгы 6 апрель (244нче) санында «Тәфәккер» исемле шигырь бастырган. Ул түбәндәгечә башлана:
Күңел төшкән чагында тез бөгеп мин утырыр булсам,
Йә Коръән, йә хәдисне тагать (буйсыну) илән мин укыр булсам,
Тирән, киң Хакны, хикмәт чишмәсенең барлыгын күрәм,
Хисапсыз сер вә фәнләр суының ташканныгын күрәм.
Хокук һәм дә сәясәт диңгезенә мин чумам бердән,
Элекдән лаө булып калган күңелне пакь кыйлам тирдән.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).