Габдулла Тукай. В школе (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Мәктәптә» (1909) на русский язык.
Уже осень раздевает лес и поле. Вот сама
В долгополой белой шубе к нам пожалует зима.
Жито собрано в овины, все окончились дела,
Улетели птицы снова к югу в поисках тепла.
Присмиревшая деревня, словно горе иль беда,
И от летнего веселья не осталось и следа.
Но, хотя в природе грустно в это время и темно,
На краю деревни в школе очень весело, светло.
Мы читаем громко хором, и по школе шум и гам,
Очень радостно вернуться после лета в классы нам.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Мәктәптә
Менә көз барча кырларны вә урманны ялангачлый,
Менә ак тун киеп инде күңелсез кыш килә башлый.
Игеннәр тулган ындырга, халыкның эшләре беткән,
Вә көньякның вакытча безгә килгән кошлары киткән.
Урамнарда күңелсезлек, авылда сизлә бер кайгы,
Терелекләр вә шау-шулар, кызыклар кайда ул җәйге!
Күңелсез һәм дә ямьсез булса да шул чак табигатьтә,
Кызык ләкин, күңелле бик авыл кыръенда мәктәптә!
Укулар кычкырып анда! Бөтен мәктәп килә шау-шу!
Кызык җәй айрылып торган укуга көз көне каушу!
(«Мәктәптә». — «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. Кулъязмада «1909, үктәбер 25» дип искәрмә бирелә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).